Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Ис­лам ди­не һәм те­рек­лек дөнь­я­сы

Әни­лә­рең­нән: «Үр­мә­күч­кә зы­ян ки­те­рер­гә яра­мый», – ди­гән сүз­ләр­не ишет­кә­нең бар­мы си­нең? Бак­саң, бу ыша­ну ис­лам ди­не бе­лән бәй­ле икән.

Үр­мә­күч­ләр­гә зы­ян ки­те­рер­гә яра­мый

Пәй­гам­бә­ре­без бер шә­һәр­дән икен­че шә­һәр­гә аңа за­рар ки­те­рер­гә те­ләү­че­ләр­дән ка­чып бар­ган­да, мә­га­рә­гә ке­реп кач­кан, ә үр­мә­күч аның ар­тын­нан ук пә­рә­вез үреп куй­ган. Пә­рә­вез җеп­лә­ре күр­гән үр­мә­күч­лер мә­га­рә­гә күп­тән ке­ше кер­гә­не юк дип аң­ла­ган­нар һәм пәй­гам­бәр­не эз­ләп юл­ла­рын дә­вам ит­кән­нәр.  

Шу­ны­сы кы­зык – үр­мә­күч­ләр­нең фай­да­сы фән­ни як­тан да рас­лан­ган. Без­не теш­ләр­гә мөм­кин кеч­ке­нә бө­җәк­ләр пә­рә­вез җеп­лә­ре­нә элә­гер­гә мөм­кин икән. Ә үр­мә­күч­ләр (шун­дый кур­кы­ныч бу­лу­ла­ры­на ка­ра­мас­тан!) бер зы­ян­сыз, ди­ләр га­лим­нәр.

Го­му­мән ал­ган­да, ис­лам ди­нен­дә те­рек­лек ия­лә­рен  сә­бәп­сез рән­җе­тер­гә яра­мый. Ал­ла­һы Тә­га­лә Коръ­ән­дә: «Җир­дә йө­рү­че нин­ди ге­нә хай­ван яки күк­тә очу­чы нин­ди ге­нә кош бул­ма­сын, алар сез­нең ке­бек үк бер өм­мәт бу­лып яши­ләр­дер», – ди­гән. Һәм кы­я­мәт кө­нен­дә бө­тен җан ия­лә­ре без­нең ях­шы­лы­гы­быз­га ша­һит бу­лып ки­лә­чәк икән!

Пе­си­ләр­не ярат­саң – са­вап­лы бу­лыр­сың!

Ис­лам ди­нен­дә пе­си­ләр бе­лән бәй­ле ри­ва­ять тә бар. Пәй­гам­бә­ре­без, ча­па­нын­да йок­лап ят­кан мә­че­не уя­тыр­га те­лә­ми­чә, ча­пан­ның итә­ген ки­сеп ал­ган икән.

Кош­лар­ны аша­ту да, үсем­лек­ләр­гә су си­бү дә – зур са­вап са­на­ла ис­лам ди­нен­дә. Рә­сү­ле­без бер хә­ди­сен­дә: «Җир­дә­ге мәх­лук­лар­га рә­хим­ле икән­сез, Ал­ла­һы Тә­га­лә сез­гә рә­хим­ле бу­лыр», – ди­гән.

Шу­лай бер ке­ше кое янын­да дым­лы җир­не ялап тор­ган эт­кә тап бу­ла. Ко­е­га тө­шеп, аяк ки­е­ме­нә су алып, аны авы­зы­на ка­бып ме­нә дә эт­кә эче­рә. Шу­шы га­мә­ле өчен ул җән­нәт­ле бу­ла.

Пәй­гам­бә­ре­без (с.г.с.) бер­ни­чә җан ия­сен үте­рер­гә яра­ма­вы ту­рын­да ае­рым әйт­кән. Алар­га үр­мә­күч, бал кор­ты, кыр­мыс­ка, ка­ра­кош (со­ро­ко­пут), һөд-һөд (удод) ко­шы ке­рә. Бал кор­ты, үр­мә­күч, кыр­мыс­ка исем­нә­ре бе­лән атал­ган су­рә­ләр дә бар.

Ка­зан­ның «Ту­ган авы­лым» комп­лек­сы мә­че­те имам- ха­тый­бы Ну­рул­ла хәз­рәт Зин­нә­тул­лин яз­ма­ла­рын­нан фай­да­ла­нып әзер­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев