Исемне алыштырырга ярыймы?
Кәүсәр чишмәсе

Исемне алыштырырга ярыймы?

Ислам динендә исемне алыштырырга ярыймы?

Беренче чиратта, әлбәттә, балага матур, мәгънәле исемнәр кушылырга тиеш, диләр дин галимнәре. Бу – әти-әнинең бурычы! Чөнки безнең исемнәр киләчәк язмышларыбызга да тәэсир итә.  

Пәйгамбәребез: «Иң сөекле исемнәр – Габдуллаһ һәм Габдрахман» – дип әйтеп калдырган. Пәйгамбәрләр исемнәрен кушу да хуплана: Мөхәммәд, Әхмәд, Хәбиб, Ясин, Мостафа, Муса, Юныс, Йосыф...

Ямьсез, мәгънәсез исемнәрне матур исемнәргә алыштыру сөннәт гамәл. Ләкин исем сайлаганда да дин әһелләре белән киңәшләшү кирәк икән. Югыйсә, без сайлаган исем хәзергесеннән дә начаррак булырга мөмкин! 


Нет комментариев