Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Гыйлем – байлык ул

(Мәктәп әдәпләре)

  • Мәктәпкә дәрес башланыр алдыннан түгел, алданрак барыгыз.
  • Дәрес вакытында сөйләшмәгез.
  • Китап-дәфтәрләрегезне чиста тотыгыз, каләмне авызыгызга капмагыз.
  • Өйдән чыкканда әти-әниләрегез белән саубуллашыгыз, ишектән яхшы сүзләрегезне әйтеп чыгыгыз.
  • Мәктәп юлында уйнамагыз, очраган һәрбер бала белән сөйләшеп вакытыгызны бушка үткәрмәгез.
  • Мәктәптә кычкырышып уйнамагыз.
  • Ихлас күңелдән белем алу өчен тырышыгыз. Чөнки белемсезләр гаҗәеп күренешләргә тап булсалар да, алардан гыйбрәт ала белмиләр. Су эчсәләр дә, суның нәрсәдән хасил булганын, чишмәләрнең кая киткәнен белмиләр. Гыйлем – байлык ул.

(Ризаэддин Фәхреддиннең «Нәсыйхать» китабыннан.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: этикет, әдәплелек әдәп