Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Гөнаһлар өч төрле була

Белә идегезме?

Гөнаһлар өч төрле була икән. Беренчесе – күңел белән эшләнә торганы. Ягъни башкалар турында гел начар фикердә булу. Начар күңелле кешеләр дә намаз укырга, ураза тотарга мөмкин. Әмма күңелең матур булмаганда, гыйбадәтләрең дә ихлас булмый шул.  

Гөнаһларның икенче төре – раббыбыз йөкләгән фарыз гамәлләрне үтәмәү. Боларга намаз уку, ураза тоту, ятимнәргә ярдәм итү һәм башкалар керә. Йорт җиренең чиста булуын яраткан кешегә өй җыештыру рәхәт булган кебек, Аллаһка ышанган кешегә намаз уку да ләззәт булырга тиеш.

Гөнаһларның өченче төре – Аллаһ тыйганнардан тыелмау. Ялган сөйләү, үзе югында кешене яманлау һәм башкалар...

(«Җәлил хәзрәт вәгазьләре» китабыннан файдаланып әзерләнде.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X