Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Галәмдә ни өчен тәртип бар?

Кеше үзен чолгап алган тирә-ягына караса, галәмне (күкне, кояшны, айны, башка планета-йолдызларны, җирне...), кешеләрне, башка тере һәм тере булмаган нәрсәләрне (хайваннарны, кошларны, бөҗәкләрне, үсемлекләрне һәм башка мәхлукларны) күрә.

Болар – кешенең күзе күреп, акылы җитә торган чынбарлык. Әмма игътибар белән карасак, без аларның чикләнгәнлеген аңларбыз.

Мәсәлән, кешенең яшәеше үсемлекләр дөньясына бәйле, чөнки үсемлекләр кешегә кирәк булган кислородны бүлеп чыгара, шулай ук ризык чыганагы булып тора. Үсемлекләрнең үсүе су булуга бәйле. Суга исә шушы хәлендә тору өчен җылылык кирәк. Кыскасы, галәмдәге бөтен нәрсәләр нәрсәгәдер мохтаҗ. Аларның бер-берсенә бәйләнүендә дә тәртип бар. Мәсәлән, суга су булып торыр өчен билгеле бер үлчәмдәге температура кирәк, җылылык артып китсә, су парга әйләнәчәк, 0 градустан түбән төшсә – бозга. Һавадагы кислород күләмен дә мисал итеп китерергә була. Галимнәр хисаплап чыгарганча, ул төгәл 21 процент тәшкил итә һәм әлеге күрсәткеч артса йә кимесә, җир йөзендә яшәеш бетәчәк.

Билгеле ки, тәртип үзеннән-үзе берничек тә урнаша алмый. Әгәр без бу галәмдә тере һәм акыллы затны эзләсәк, фәкать кешене генә табабыз. Ләкин кешенең моңа көче җитми. Галәмдәге тәртипне төзегән һәм барлык нәрсәләрне дә шул тәртипкә буйсындырып куйган бөек көч – Аллаһы Тәгалә.

(«Ислам дине нигезләре» китабыннан.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев