Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Һәфтияк китабы

Һәфтияк шәриф дигәнне ишеткәнегез бармы? Нинди китап икән ул - һәфтияк китабы?

«Һәфтияк» (фарсыча «җидедән бер» дигән мәгънәдә) - Коръән сүрәләренең җидедән бер өлешен сайлап алып төзелгән дини китап. Казанда 1801 елны «Азия басмаханәсе» ачылгач, ул тәүге китабы итеп «Һәфтияк»не бастырып чыгара.
Гарәп хәрефләре белән җыелган бу беренче китап 5 табак күләмендә 7 мең нөсхәдә чыга. Аннан соңгы еллар эчендә аның ничә тапкыр басылып чыгуы билгеле түгел. Кайбер чыганаклар буенче «Һәфтияк» 1853-1859 еллар арасында гына да 165900 нөсхә тираж белән 25 тапкыр басылып чыккан.

«Һәфтияк» китабы, бәләкәй Коръән хөкемендә, озак еллар дәвамында татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку китабы, дәреслек итеп кулланылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев