Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Фәрештәләргә ышанасызмы?

Сез фәрештәләрнең барлыгына ышанасызмы? Аллаһы Тәгаләгә ышанган кеше фәрештәләрнең булуына да ышанырга тиеш икән.

Дин белгечләре әйтүенә караганда, фәрештәләр нурдан яратылган. Һәм алар, бер гөнаһ та кылмыйча, Аллаһ кушканча яшиләр, даими гыйбадәттә булып гомер кичерәләр икән. Кыскасы, безнең күк йөзе фәрештәләр белән тулган һәм аларның төгәл саны Аллаһы Тәгаләдән башка беркемгә дә мәгълүм түгел.

Кешеләрне Аллаһы Тәгалә сынау өчен яраткан. Аларга акыл һәм яхшылык белән начарлыкны аеру, икесенең берсен сайлау мөмкинлеге биргән. Фәрештәләргә исә мондый мөмкинлек бирелмәгән – алар тулысынча гыйбадәттә булырга тиеш!

Җиргә дә төшәләр

Фәрештәләр күктә яши, дип әйттек инде. Тик алар Аллаһ әмере белән җиргә дә төшә алалар икән! Һәм хәтта кеше кыяфәтенә дә керә алалар.  Бер хәдистә, мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең Мөхәммәд пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре янына килеп, ислам, иман, ихсан һәм Кыямәт көне турында сораулар бирүе турында сөйләнә. Бу вакытта  Җәбраил фәрештә ап-ак киемнәр кигән кара чәчле ир кыяфәтендә була.

Ә гомумән алганда, алар тышкы кыяфәтләре буенча төрле була икән:  икешәр, өчәр, дүртәр... канатлы.

Аларга тәм-том кирәкми!

Фәрештәләр ашамый-эчми, армый һәм ял итми. Фәрештәләрдә рух бар, әмма байлыкка омтылу юк.

Фәрештәләргә үлем хас. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларны кешеләрне терелткән кебек терелтәчәк, әмма фәрештәләр кылган гамәлләре өчен җавап бирмәячәк. Чөнки гөнаһлары юк.

Вазыйфалары

Алар төрлесе төрле эш башкара.

* Җәбраил фәрештә, мәсәлән, кешеләргә Аллаһы Тәгалә сүзләрен җиткергән (көрьән аның аша иңгән).

* Исрафил фәрештә «Сур» торбасына өреп Кыямәт көненең башлануын хәбәр итәчәк.

* Кирамүн-Кәтибин кешеләрнең гамәлләрен язып баручы фәрештәләр. Шушы ике фәрештә һәрдаим кеше янында була: уң як фәрештәсе – яхшы гамәлләрне, сул як фәрештәсе – начар гамәлләрне яза.

*         Микаил – үсемлекләр һәм яңгыр өчен җаваплы фәрештә (табигать фәрештәсе).

6.        Мөнкир һәм Нәнкир – кабердә мәеткә сораулар бирүче фәрештәләр.

Сугыш вакытында һәм башка куркыныч вакытларда кешеләргә ярдәм итә торган фәрештәләр дә була икән хәтта!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев