Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Дуслар белән бүлешергә кирәк

Рамазан гаетендә Хәмзә, Сара һәм Фәридәнең ата-анасы балаларга күп бүләкләр өләште.

Тик ике зур пакетка салынган уенчыкларга, тәмле ашамлыкларга, киемнәргә тимәскә кушты: «Болары сезнең дусларыгыз Ринат, Марат, Суфияга. Аларның әниләре эшләми, әтиләре авырый», — диде.
Кич белән алар, гаилә дусларына кереп, теге пакетларны бүләк итеп тапшырдылар. Балалар шулчаклы сөенде инде! Дусларының шат йөзләрен күрү Хәмзәгә, Сарага, Фәридәгә дә зур сөенеч булды. Барысы да бергә Аллаһка шөкер итеп дога кылдылар, һәркайсының күңелендә «Аллаһ Тәгалә башкалар белән бүлешкәнне, яхшы гамәлләр кылганны ярата» дигән якты уй иде.
«Үзегезгә кадерле булган нәрсәләрдән башкалар өчен дә өлеш чыгармасагыз, игелеккә ирешә алмассыз. Нинди садакалар бирүегезне Аллаһ белеп тора.» («Гыймран» сүрәсе, 92 аять)
Дога кылыйк:
Йа, Раббым, биргән малларыңа шөкер итәм. Башкалар белән бүлешерлек мөмкинлек бирүеңә шөкер итәм. Башкаларны сөендерү күңелемә шатлык биргәнгә шөкер итәм. Гел шулай булсын, Раббым. Амин!

Татар-мөселман балалары өчен «Фатиха» календареннан. 2015.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев