Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Чаллыда – тарихи вакыйга

Бүген Чаллыда тарихи вакыйга – төзелеп килүче Җәмигъ мәчетенең төп манарасына ай куялар.

Бүген Чаллыда тарихи вакыйга – төзелеп килүче Җәмигъ мәчетенең төп манарасына ай куялар. Бу ай - җиденчесе. Тагын ике ай урнаштырасы кала.

Әлеге мәчетне төзү карары 28 ел элек 1992 елда кабул ителгән иде. 2009 елның көзендә тантаналы рәвештә аның нигезенә беренче таш салынды. Ә 2010 елда төзелешнең беренче этабы башланды.

Җәмигъ – төрки ир-ат исеме. Ул кешенең каһарманлыкка, корбан китерүгә һәм үзен бөек эшләргә багышларга хирыс булуын аңлата.

Башта мәчетне Сөембикә дип атау фикере булган. Чөнки гыйбадәт йорты шәһәр үзәгендә, мэрия янәшәсендә һәм Сөембикә проспектында урнашкан. 2000 елларда аңа Җәмигъ атамасы бирелә.

Проект буенча әлеге мәчет Татарстанда иң биеге булачак. Аның биеклеге 82 метр тәшкил итә. Мәчет иганәчеләр ярдәме белән төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев