Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Бүген Раҗәб ае башлана

Бүген - 11нче гыйнварда, кояш баегач, Раҗәб аена керәбез.

Раҗәб һәм Шәгъбан - Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда Рамазанга әзерләнәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләре бер хәдистә: «Раҗәб — Аллаһның ае, Шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае», - дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән : «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен Раҗәб — Аллаһ ае соң ул?» — дип сораган.

Рәсүл әкрам: «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне дошман кулларыннан коткарган», - дип аңлаткан.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәзрәтләре Раҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә (быел ул 11 гыйнвар, атна кич була) уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Бу вакытта догалар кабул була.

Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм : «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр», - дип әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев