Көмеш кыңгырау

Бәхәсләшергә яратасыңмы?

Дин белгечләре фикеренчә, юк-барга бәхәсләшергә ярату безнең ахмаклыгыбызны күрсәтә.

Пәйгамбәребез: «Үзенең хаксыз икәнен белеп, бәхәстән туктаган кеше саваплы – Аллаһ аңа җәннәт кырында урын бирер, хаклы булып та мәгънәсез бәхәстән тыелса, икеләтә саваплы – Аллаһ аңа Җәннәт түреннән урын бирер», – диде. Чөнки файдасыз бәхәстә җиңүче юк. Әгәр син акылсыз кеше белән бәхәсләшәсең икән, аның сиңа зыян китерүе дә бар. Бәхәстә юл куйган кеше җиңә. Юл куючы – ул нәфесен, мин-минлеген җиңүче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: