Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

Бүген бөтен дөнья мөселманнары пандемиянең туктавын теләп намазга баса

Җомга, 10нчы апрельдә, өйлә намазыннан соң, барлык ислам дөньясы өчен гомуми намаз булачак. Намазга һәр теләгән мөселман кушыла ала.

Казахстан мөфтие планетаның барлык почмакларындагы мөселманнарны бер үк вакытта намаз укырга чакырды. Әлеге башлангычка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә кушыла.

Республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга шундый тәкъдим белән Казахстан мөфтие Нурызбай Утпинов мөрәҗәгать итте.

Тугандаш халыкның рухи лидеры ислам дөньясының барлык дин әһелләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, Коръән укучыларын һәм бөтен мөселман өммәтен бер үк вакытта «без – бергә, безнең уртак максатыбыз - дога кылу»дип бөтен кешеләр өчен дога кылырга чакырды.

Җомга, 10нчы апрельдә, өйлә намазыннан соң, гомуми намаз булачак. Бу уңайдан мөфти Камил хәзрәт Татарстан имамнарына һәм барса мөселман өммәтенә Диния нәзарәтенең гомуми намазына кушылырга дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать итте: 

Әссаләмегаләйкүм, кадерле дин кардәшләр!

Безгә, бөтен дөнья буенча таралган  төрле милләт мөселманнарына көчләрне берләштерергә һәм дога кылырга кирәк. Чөнки безнең яраткан Пәйгамбәребез: «Дога – ул мөселманның калканы», - дип әйткән.

Мин Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 10 апрельдә изге җомга көнне өйлә намазыннан соң, дөньяның барлык кешеләре өчен дә дога кылырга чакыруын зур шатлык белән кабул иттем.

Бу акция «Без – бергә, безнең уртак максат - догалар» эгидасы астында уза. Татарстанның барлык дин эшлеклеләрен, мәдрәсә мөгаллимнәрен, барлык Коръән укучыларын һәм республикабызның бөтен мөселман өммәтен уртак намазга кушылырга һәм аның турында барлык таныш дин кардәшләренә сөйләргә чакырам. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак Дум рт сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев