Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кәүсәр чишмәсе

9нчы июль - Корбан гаете

Быел гарәфә көне итеп 8нче июль (җомга) көне билгеләнде.

Корбан гаетенең беренче көне 9нчы июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көне). Бу көнне Татарстанның 1500 дән артык мәчетендә бәйрәм намазлары үтәчәк. Гает намазларын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә, дип хәбәр итә дин белгечләре. 9 июль көнне кояш Казанда 03.11 сәгатьтә, Актанышта 02.51 сәгатьтә чыга.


Корбан бәйрәме – ислам дөньясындагы иң олы ике мөбарәк бәйрәмнең берсе. Ул өч көн дәвам итә, ягъни өченче көнне дә кояш баеганга кадәр корбан рөхсәт ителә. Әлеге гамәл Аллаһы Тәгаләгә якынаюыбызны аңлата. Корбан итен өч өлешкә бүләләр: бер өлешен мохтаҗларга, икенчесен туганнарга тараталар, өченче өлеше үзебезгә калдырыла. Кунак җыеп аш уздырган очракта ике өлешен үзебезгә калдыру да дөрес.

Гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм гамәл. Һәм иң мөһим шарт: безнең кием-салымнар чиста-пөхтә булырга тиеш. Гает намазына барганда исле май сибенү дә сөннәт гамәл санала. Туганнарыгызны, дусларыгызны матур итеп гает бәйрәме белән котларга, һәм, малайлар, түбәтәй кияргә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев