Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда туган тел көненә багышланган шигырь уку бәйгесе бара

Чаллыда мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Туган телем - байлыгым» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе бара. Бүген аның икенче этабы үтте.

Бәйгенең беренче этабында 17 бала катнашты, аларның 10сы финалга чыкты. Бүген, 17нче февральдә, 18 бала шигырьләрен тәкъдим итте, аларның 8е финалда чыгыш ясаячак. Өченче этабы 19 февральдә, бәйгенең финалы 21нче февральдә Чаллы шәһәренең 1нче балалар бакчасында булыр дип көтелә. 

Бәйгенең фотолары биредә.

Жюри әгъзалары - журналист, «Көмеш кыңгырау» республика газетасы баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Ризидә Гасыймова, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Айрат Суфиянов, шагыйрә, «Эврика» мәдәният йорты режиссёры Зөләйха Минһаҗева, 27нче «Росинка» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Лилия Вәҗиева иде.

Зөләйха ханым Минһаҗева залда утырган әти-әниләргә, тәрбиячеләргә мөрәҗәгать итте:

«Барыгызга да зур рәхмәт. Балаларның кешелеклелек сыйфатлары 7 яшькә кадәр формалаша диләр. Ә сез әлеге балаларны тәрбиялисез. Әгәр алар шушы яшьтән үк телне аңлап, телне сизеп сөйли беләләр икән - алардан киләчәктә туган илнең, туган телнең чын патриотлары үсәчәк. 

Туган тел көне - зур бәйрәм. Телне һәм илне сайлап алмыйлар. Бала кечкенәдән үзен билгеле бер милләт вәкиле итеп тоя икән, бу - зур нәтиҗә. Бүген без туган теле турында аңлап сөйләгән бик күп балаларны күрдек. Барлык жюри әгъзалары исеменнән әлеге балаларны әзерләгән өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Бәйгедә балалар төрле телләрдә - татар, рус, чуваш, әзәрбәйҗан, төрек, инглиз телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Аларның матур милли киемнәре, музыкаль һәм видео бизәлеш шигырьләрне тагын да үтемле итте.

 

 

Әлеге бәйгедә чыгыш ясаган балаларның видеолары безнең ютуб каналда.

Туган тел (Нияз Акмал)

Халыкара туган тел көненең тарихы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге шигырь уку