Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Агымсуга карап теләк теләмиләр...

“Без килеп җиттек!”- дигән хәбәрне ишетү белән, өстемә дә элмичә урамга чыгып йөгердем.

Ә ул инде фотоаппаратын тотып, тирә-юньне фотога төшереп тә йөри иде. “Исәннәрмесез, ничек килеп җиттегез, ничек таптыгыз мәктәпне?” - дигән соравыма, Ләйлә елмаеп: “Бик җайлы гына!” – диде. Ә Фаил абый көләч йөзе белән елмаеп: “Үзе килеп чыкты ул безнең каршыга”, - диде.

Кешенең кемлеге, ниндилеге беренче карашка ук күренә: безнең мәктәбебезгә ачык йөзле, җор телле, “Көмеш кыңгырау” газетасының рәссамы Фаил Ислам, тыныч холыклы, сабыр гына тыңларга яратучы, сүзгә “саран” журналист Ләйлә һәм елмаюыннан күңел күтәрелеп, карашыннан нур бөркелеп торучы шофер егет Алмаз килде. Бу өч кунакны капкадан кергәндә үк кулларыма күтәреп алып керәсем килде. Чөнки яхшылыклары йөзләренә чыккан иде. Яхшы булмаска мөмкин дә түгел, чөнки алар республикада чыгып килүче бердәнбер балалар газетасы “Көмеш кыңгырау” редакциясендә эшлиләр бит!!!

Беренче эш итеп, кунакларыбызны мәктәп белән таныштырдык, аннан бакча балалары, мәктәп укучылары эзерләгән бәйрәм чараларын күрсәттек. Фаил абый бик матур итеп “Җомга көн” дигән җыр башкарды, юк кына әйбердән дә кызык ясап, безне хәлдән тайганчы көлдерде. Мәктәптә эшлисе эшләребезне тәмамлагач, барыбыз җыелып, авыл буйлап экскурсиягә киттек. Асылмалы күперебезне дә күрсәттек, Тәпти, Исрафил чишмәләре янында рәхәтләнеп фотога төштек. Соңгы тукталышыбыз “Борһан чишмәсе” буенда булды. Кыйблага карап ага торган иң көчле агымлы, иң салкын сулы бу чишмә буеннан гел китәсе килмәде, чөнки аерылышу ноктасы иде бит. Сөйләшәсе сүзләр дә бетмәде бугай инде шунда. Уен-көлке белән узган 3 сәгать вакыт, мизгел эчендә үтте дә китте. Чишмә янына җыелып баскач, мин барыбызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш, озын гомер, иҗади уңышлар теләдем. Ә шунда тып-тын гына тыңлап торган Фаил абый: “Агымсуга карап теләк теләргә кушмыйлар безнең якларда”,- диде. Мин инде ни әйтергә дә белмәдем. Бик матур итеп, кабат очрашуларга кадәр дип, саубуллаштык та, кунакларыбызны озатып, очрашуда алган тәэсирләребез белән бүлешә-бүлешә Чулпан белән мәктәпкә кайттык. Анда да көлешә-көлешә булганнар турында кат-кат сөйләштек.

... 14нче июнь көнне килеп ирешкән хәбәрне ишеткәч, башта ышанмадым. Бертын утырганнан соң, хак сүз түгелдер дип, чынлыгына инану өчен редакция хезмәткәренә шалтыраттым. Я, Ходаем, чын икән, бу кайгыны күргән Фаил абыйның туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен. Мин Фаил абыйны 3 сәгать кенә күреп калган кеше булсам да, бик кайгырдым. “Тегендә” дә яхшы кешеләр генә кирәктер инде дип, утырып еладым. Елап ни файда, үлгәннәр кире кайтмый, аларга безнең күз яшләребез, кайгырып утыруларыбыз да ярдәм итми, аларга безнең догаларабыз кирәк. Әйдәгез, үлгәннәр рухына бер дога кылыйк. Коръәннән белгән сурәләрне укырга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Ясин", "Тәбәрәк" сурәләре укыла. «Фатиха» сүрәсе. (халыкта «Әлхәм»)

رَّحِيمِال الرَّحْمَانِ اللَّهِ بِاِسْمِ . يَوْمِ مَالِكِ. الرَّحِيمِ الرَّحْمَانِ. الْعَالَمِينَ رَبِّ لِلَّهِ الْحَمْدُ الْمُسْتَقِيمَ الصِّرَاطَ اهْدِنَا. نَسْتَعِينُ وَإِيَّاكَ نَعْبُدُ إِيَّاكَ. الدِّينِ . الضَّالِّينَ وَلا عَلَيْهِمْ الْمَغْضُوبِ غَيْرِ عَلَيْهِمْ أَنْعَمْتَ الَّذِينَ صِرَاطَ . "Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллииин. Әәмиин". Укыган догаларыбызны Фаил абый рухларына ирештерсәң иде. Аның урыны җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла. Аның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Ул бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл. Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе. Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин. Калганнарга Ходаем сабырлык бирсен. Фаил абыйдан соңгы истәлек:

 

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаил ислам вәрәшбаш миләүшә хәсәнова