Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Яңгырдан качкан

Америка Мөһаҗирләре әкияте

Әле генә алган өр-яңа матур костюмын киеп, Беркатлы Джон күрше авылга бар­макчы булган.

— Кара син анда, улым, берүк яңгырда чылана күрмә, — дигән аңа әнисе. — Югыйсә, өр-яңа матур костюмың эштән чыгар. Яңгыр ява башласа, шунда ук берәр җиргә кереп кач.

— Ярар, — дигән дә Беркатлы Джон, юлга чыгып киткән.

Озакламый күктә болытлар куера баш­лаган. Елга аша салынган күпергә керүгә, яшен яшьнәп, яңгыр ява башлаган.

Беркатлы Джон, әнисенең сүзләрен искә төшереп, кая качарга белмичә ап­тырап тора икән. Уйлаган-уйлаган да бу, күпердән елгага сикергән. Муенына кадәр болганчык суга кереп баскач, менә хәзер костюмыма яңгыр тими, дип уйлап, бик тә сөенгән. Аннары, башлыгының яңгырда чыланганын күреп, аны да суга тыккан.

Баштанаяк ләмгә баткан Беркатлы Джон өйләренә кайтып кергәч, әнисе аһ-уһ килә башлаган:

—  Нәрсә булды сиңа, улым? Мин бит сиңа яңгырдан качып берәр җирдә ышыкланырга кушкан идем, — дигән.

—  Ә мин шулай иттем дә! Яңгыр ява башлауга костюмымны саклау өчен ел­гага сикердем. Хәтта башлыгымны да су астына качырдым! — дип акланган Бер­катлы Джон.

"Җырчы казлар" китабыннан.

Чаллы шәһәре 2нче гимназиянең 3нче сыйныфы һәм 13нче татар сәнгать мәктәбе укучысы Әхмәт Сәрвәров рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият