Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Өч карак

Африка негрлары әкияте.

Бер илдә бик бай кеше яшәгән ди. Моның сыер­ларының, үгезләренең, дөяләренең, сарыкларының исәбе-хисабы булмаган. Бу байлыкны кулга төшерергә хыялланланып йөргән өч атаклы карак, сүз берләшеп, караңгы төнне аның акчала­рын һәм утардагы шактый мал-туарын урлап чыккан­нар. Кулга төшкән байлык­ны алып, алар кеше йөрми торган урман уртасына юл тотканнар. Шунда шалаш корып, урнашып алгач, бер каракны ризык алырга дип кибеткә җибәргәннәр. Ә шалашта калган ике карак үзләренчә хәйлә кора башла­ган: «Ул кибеттән кайткач, бу байлыкны өчкә бүләргә туры киләчәк. Әйдә, без аның ба­шына җитик тә, булган малны икегә генә бүлик!»

Өченче карак та үзенчә мәкерле хыяллар кора-кора базарда йөри икән. «Урланган байлыкны өчкә бүлсәң, миңа бик аз эләгәчәк бит, — дип уйлаган ул. — Менә бу ризыкка агу салам да тегеләргә ашатам. Алар агуланып үлгәч, бөтен байлык берүземә генә калачак».

Базарда алган азык-төлеккә агу салып, урмандагы шалашка кайтып җитүгә ике карак моны тиз генә теге дөньяга олактырганнар. Аннары аның биштәрендәге ризыкны алып, сыйланырга утырганнар, ә чирек сәгатьтән үзләре дә җан тәслим кылганнар.

Шулай итеп өч каракның өчесе дә, әлеге байлыкка ия була алмыйча, теге дөньяга китеп барган. Ә урланган малны чын хуҗасына кайтарып биргәннәр.

«Урланган мал каракның башына җитәр», — дип юкка гына әйтмиләр икән халыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият