Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Конфет ашап, тамак туямы?

Корея халык әкияте.

Көннәрдән бер көнне ярлы агай базарга юл тоткан. Тамагы бик тә ачыккан икән моның. Базарга килеп җитүгә үк, ул дөге көлчәсе сатып алган. Көлчәне ике капкан да бер йоткан, ә тамагы һаман ач икән.

Аннары агай пешкән бәрәңге сатып алган. Әмма аны ашагач та тамагы туймаган. Инде нишләргә? Уйлаган-уйлаган да калган акчасына шикәр белән дөгедән ясалган иң очсызлы конфет сатып алган. Шуны ашавы булган, кинәт кенә тамагы туйган, ди, моның. Шулчак аптыраудан ул, шап итеп, учы белән маңгаена суккан да болай дигән:

— Әй, ахмак та инде мин! Әллә нинди көлчәләр, пешкән бәрәңгеләр ашап бетердем. Юкка акча әрәм иттем. Башта ук конфет алсам, тамагым шундук туйган булыр иде!

Көлчә белән бәрәңге ашап корсагы тулганны һич кенә дә аңламый икән бит бу ахмак бәндә.

Конфет ашап, тамак туймаганны аңламаган кеше тагын кайда бар икән, ә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев