Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Әкиятче малай

Ләбиб абый Лерон язган әкият.

Әкиятләр укый торгач,

Тәки шомардым, малай:

Ошбу әкиятне үзем

Уйлап чыгардым, малай.

Борын-борын заманнарда

Түгел, бүген заманда

Яшәгән, ди, Кәҗә, Сарык...

Яшиләр, ди, һаман да.

Сарык бик акыллы икән,

Кәҗә аңгыра икән.

Сарык ак сакаллы икән,

Кәҗә саңгырау икән.

Берчак, урманда йөргәндә,

Аю башы тапканнар.

Аю башы: «Сәлам!» - дигәч,

Болар куркып чапканнар...

Бераз чапкач, хәл-тын алгач,

Сарык: «Ми-ки-ки!» — дигән.

Кәҗә, мескен, ишетмәгәч: -

Ул баш - синеке! - дигән.

Шуның белән шул: Кырлайга

Болар кайтып киткәннәр.

Вилсәпидләре ватылып,

Көчкә кайтып җиткәннәр...

Тагын борын заманнарда,

Авыз-колак чакларда,

Яшәгән Былтыр, Шүрәле

Сезнең-безнең якларда.

Шүрәле урманчы икән,

Былтыр - чүкеч остасы.

Бермәлне болар урманда

Очрашканнар, кыскасы.

Бер ботакның булган икән

Нечкә генә ярыгы...

-  Кети-кети уйныйк! - дигән

Шулчак урман сарыгы.

Былтыр-оста шүрләп калган,

Дер-дер килгән, кыскасы.

-  Гафу ит, Шүрәле абзый, -

Дигән чүкеч остасы.

Ярыкка үз бармакларын

Былтыр кыстырган шулчак.

-  Шүрәле быел кысты! - дип,

Былтыр кычкырган шулчак.

Менә шул... Әкиятемне

Тагын укып алыгыз.

Тукай абый язган белән

Аермасын табыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев