Хәйләкәр чегән малае
Әкият

Хәйләкәр чегән малае

Чегән халык әкияте.

Әниләре балаларын чакырып алган да:
— Кемгә аш салып бирим? — дип сораган.
— Миңа! — дип кычкырып җибәргән өлкән улы.— Миңа күбрәк сал! Бик ашыйсым килде.

Балалар чөгендер шулпасын ялт иттереп куйганнар. Шуннан әниләре алардан
— Кемгә ботка бирим? — дип сораган.
— Миңа, миңа ботка!—дип янә кычкыра башлаган өлкән улы.— Күбрәк сал, әни, яме!

Балалар ботканы да сыптырып куйганнар. Инде әниләре сорый икән:
— Йә, кайсыгыз ат көтәргә бара?
— Без, без! — дип кычкырышалар балалар, абыйлары исә дәшми тора икән.
— Ә син ник дәшмисең, улым? — дип сораган өлкән улыннан әнисе.— Ашаганда барысыннан да күбрәк ашадың, эшкә дигәндә, авызыңа су капкандай торасың.

— И, әни,— дип үпкәләп җавап биргән өлкән улы.— Мин ике эшеңне дә башкаларга караганда күбрәк эшләдем, инде өченчесен дә миңа кушарсыңмы тагын?

Фото Фрипик сайтыннан.


Нет комментариев