Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Хикмәтле конфетлар

Танылган итальян әкиятчесе Джанни Родари әкиятен Ләбиб абый Лерон тәрҗемә иткән.

Би планетасында китаплар бөтенләй юк. Монда яшәүчеләр шешәләргә тутырылган аң-белемнәрне ки­бетләрдән сатып алалар.

Тарих — анар (гранат) суына охшаган кызгылт төстәге сыекча, география — яшел бөтнекле сок, грамматика — төссез эчемлек, тәме буенча «Шифалы су»ны хәтерләтә.

Би планетасында мәктәпләр дә юк. Һәркем өендә укый. Көн саен иртән балалар, үз яшьләренә карап, бер стакан тарих, ашханә кашыгы белән берничә мәртәбә математика һәм башка фәннәрне эчәргә тиешләр.

Белем алу шулай җайлы булуга карамастан, бала­лар барыбер көйсезләнәләр, үҗәтләнәләр.

—  Җә, инде, җә, киреләнмә,— дип юмалап мата­ша малайның әнисе,— мә, әз генә зоология йотып җи­бәр. Ул шундый татлы, шундый баллы — телеңне йотарсың, ышанмасаң, әнә, Каролинадан сора!

Каролина (электроавтомат-хезмәтче) шешәдәге татлы сыекчаны татып карарга шатланып риза була. Ул стаканга берничә тамчы ширбәт агыза да тәмләп эчеп җибәрә.

—   Искиткеч! — Каролина телен чыгарып, ирен читләрен ялап ала. Һәм шундук зоологиядән җавап бирергә тотына: «Сыер — дүрт аяклы күшәүчән хай­ван, аның төп ризыгы — үлән, без аның сөтен яратып эчәбез».

—   Күрдеңме инде?—ди малайның әнисе, куанып. Малай  киреләнә.  Ул  әле  һаман  курка,  зоология урынына балык мае бирмәгәйләре дип шикләнә.

Бераздан соң ул, әлбәттә, ризалаша һәм күзләрен чытырдатып  йомып,  әлеге дәресне  бер  кабуда  йота.

Дөрес, бу планетада башка төрле укучылар да бар: тырышлары, сүз тыңлаучаннары һәм хәтта укып туймаслары. Андыйлар исә, төн уртасында торып бер стакан анар суын — тарихны «эһ» тә итмичә эчеп бе­терәләр дә галәмәт акыллы кешегә әйләнәләр. Бала­лар бакчасында тәрбияләнүчеләр махсус белем кән­фитләре суыралар: лимонлы, җир җиләкле, әфлисун­лы. Бу кәнфитләрне ашаган балалар шигырь-такмаклар сөйлиләр, атна-көн исемнәрен яттан беләләр, бердән унга кадәр һич ялгышмыйча саныйлар.

Минем бер таныш космонавт дустым бар. Ул миңа истәлеккә дип шундый кәнфит бүләк иткән иде. Мин ул кәнфитне тәмен татып карарга дип кызыма бирдем һәм ул шундук Би планетасында яшәүчеләр телендә бик тә кызыклы шигырь сөйләргә кереште:

Сыры-мары-баррамары, Нары-тыры-чарратыры...

Һәм мин, әлбәттә, бернәрсә дә аңламадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев