Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Йомгак йолдыз белән шаяра

Йомгак дигән песи баласы турында әкият.

Шулай бервакыт Йомгак хуҗабикәсе белән бер биек йортта яшәүче дусларына кунакка килгән. Монда яшәүчеләр менгәндә һәм төшкәндә лифт белән йөргәннәр. Ә Йомгакка лифт ошамаган. Аңа бормалы баскычлардан сикерә-сикерә йөрүе ошаган. Көндез түбәгә үк менеп киткән һәм һавада очкан кошларны күзәткән.

Очып арыгач, кошлар түбәгә кунып ял иткәннәр. Күгәрченнәр дә, сыерчыклар да, ала каргалар да, кара каргалар да, саесканнар да, чыпчыклар да, песнәкләр дә, карлыгачлар да кунганнар һәм үзара бер-берсе белән кошлар телендә нидер сөйләшкәннәр. Йомгак аларның ни сөйләгәннәрен аңламаган, әмма аңламаса да аларны күзәтеп утыруы бик кызык булган аңа. Алар белән уйныйсы бик килсә дә, яннарына ук барырга кыймаган. Берәрсе чукып алса, түбәдә кая качарсың? Ул шуңа күрә кошлар үзенә игътибар итмәсен өчен торба артынарак поскан.

Кич белән исә, караңгы төшкәч, күктә йолдызлар һәм ай калыккан. Йомгак аларны да күзәткән. Күктә йолдызлар, түбәдә Йомгакның күзләре җем-җем килгән. Йолдызлар да аңа күз кыскан шикелле тоелган. Ул аларга җавап итеп челт-челт итеп күзен кыскан.

Билгеле, песи баласы күккә карап кына утырмаган. Ул түбәдә утырып ялыккач, баскычтан сикерә-сикерә аска төшеп урамга чыккан. Ишегалдында үләннәрнең җилдә селкенүләрен күзәткән.

Очарга өйрәнергә дип җиргә төшкән кош балалары белән куышлы уйнаган. Хәзер ул аларның артыннан бер дә курыкмыйча йөгергән — әниләре күрсә, Йомгакка кереп качарга урын җитәрлек булган — агач башына менәргә дә, ишегалдындагы утыргычлардагы берәр кешенең алдына менеп качарга да күп сорап тормаган. Кайчакларда агачның иң биек очына ук менгән дә сәгатьләр буена шунда утырган. Билгеле, ул менгән агач кунакка килгән йорттан күпкә тәбәнәк булган. Йорт түбәсендә уйнарга, йөрергә булса, агач башында койрыгыңны ялгышрак селкеп җибәрсәң дә егылып төшүеңне көт тә тор. Шуңа күрә Йомгакка агач башына менүгә караганда түбәдә ныграк ошаган.

Түбәгә вакыт-вакыт аның кебек песи малайлары, кызлары да менгәннәр. Ләкин аларның берсе дә Йомгак кебек йолдызларга күз кысып тормаганнар. Алар менгәннәр дә кошлар артыннан бераз йөгергәч, хуҗалары чакыру белән өйләренә кереп киткәннәр.

Йомгакның бу гадәтенә кошлар да, йорттагы бүтән песиләр дә күнеккән.

Йолдызлар вакыт-вакыт Йомгакка күз кысалар да әле җиргә, әле түбәгә сикереп төшәләр һәм Йомгакны үзләре белән сикертергә тотыналар икән. Йомгакны арыткач, күккә менеп китәләр дә аңа хәйләкәр елмаялар, ди. Әмма беркайчан да Йомгакка тоттырмаганнар, аның тәпиләрен пешерүдән курыкканнар.

Үзең белән йолдызлар булып йолдызлар уйнасын да, ничек итеп түбәгә менмисең инде?

Тик Йомгакның барыбер берәр йолдызны тотып карыйсы килгән. Уйнарга төшкән йолдыз малаен тотам, дип, ныграк сикереп җибәргән икән, түбәдән аерылып, йолдыз артыннан күккә күтәрелүен сизми дә калган. Менә ул болытка менеп утырган һәм аска карагач, куркуыннан мияулап җибәргән.

Тик шушы хәтле биектән төшү агач башыннан төшү генә түгел шул. Ә йолдыз малае аны тагын аска сикертеп төшкән дә болыты белән бергә агач ботагына утыртып калдырган. Йомгак аска карап өлгермәгән булса, аның артыннан тагын сикергән булыр иде дә, аска карап алган шул. Ни аска төшә, ни өскә менә алмыйча куркуыннан дер-дер калтырап утыра икән теге болытка ябешеп. Ә болыт аны күрмәгән дә. Ул песиләр утырган түбәгә менгән. Үткән саен аларга яңгыр тамчылары сибеп уйнарга яраткан. Кунак песи баласын да бик яратып өлгергән ул. Тик түбәдә аны күрмәгәч, борчылган.

— Йомгакны бүтән песиләр кыерсытмый микән? — дип, аны эзләргә ишегалдына чык булып төшкән. Аның белән Йомгак та төшкән.

Шунда аны болыт та күргән, моңа бик куанган һәм пар булып өскә күтәрелгән, кире болыт булган. Ул яңгырын сибәләп бераз шаярып алган да кире йолдызлар янына менгән.

Йомгак исә бүтән алар белән сикереп уйнамаган. Тагын очып китәрмен дә бүтән җиргә төшә алмам, дип курыккан ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев