Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Чурык-чурык патша кызы

Сөйлә дисәгез дә, сөйләмә дисәгез дә, барыбер сөйлим. Әкият «Чурык-чурык патша кызы» дип атала.

Бер Патшаның бик тә юбалгы, шапшак, мәгънәсез Кызы булган, ди. Тырнагын кистерергә теләмичә, әтисеннән дә, әнисеннән дә, тәрбиячесеннән дә качып, карават астына кереп йоклый икән. Юынасым килми, чәч тарыйсым килми дип, көне-төне елый, ди, үзе. Еламаган чакта берөзлексез чурык-чурык борын тартып утыра, ди. Чистарт борыныңны дигәч, күлмәк итәген кайтарып, борынын сөртә икән бу. Йә булмаса, танавын җиңенә сөртә, ди. Шулай итеп, тора-бара мунча пәрие кебек ямьсезләнеп беткән бу Кыз. Әтисе Патша моны күреп нишләргә дә белми, ди. Әллә ничә табиб, әллә ничә сихерче, өшкерүче, чуктин-чук, күптин-күп тылсым ияләре Кызны дәвалап караганнар, ләкин барыбер файдасы тимәгән. Шуннан бер Авыл агае Патшага килеп болай дигән:

– Син бу киребеткән Кызыңны миңа бир, мин аны терелтәм!

Патша моңа риза булган! Агай Кызны авылга алып кайтып киткән. Кайтып җитү белән, Патша кызы өй эчендә уйнаклап йөргән кәҗә бәтиләрен күреп, келтерәп көлеп җибәргән. Палас сугып утыручы әбине күреп шаккаткан, көянтә-чиләкләр белән суга баручы авыл кызларын күреп аптыраган.

Шуннан яши башлаган бу агай өендә. Әкренләп Чурык-чурык патша кызы бәтиләр карарга, палас сугарга өйрәнә башлаган. Ерак чишмәдән көянтә-чиләкләр белән су ташыган, түтәлләргә су сипкән. Чигү чигәргә өйрәнгән, авыл кызлары белән бергә урак урган, кичке уеннарга чыга башлаган.

Берзаман, баксалар, Патша кызы танымаслык булып матурайган. Бу хәбәрне ишетеп, кызын алырга дип, Патша килеп төшкән авылга. Ләкин Кыз сарайга кайтырга теләмәгән.

— Юк, Атам-патша, мин бу авылны яраттым, мин шушында калам! — дигән Сылу кыз.

Ләйсән Галиуллина рәсеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев