Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бүрекле маймыллар

Һинд халык әкияте

Шәһәргә сату итәргә баручы сәүдәгәр агай арып-талып урмандагы агач күләгәсенә ял итәргә утырган. Кыйммәтле кызыл бүрекләр белән тулы капчыгын янәшәсенә куйган. Үзенең башында да шундый ук кызыл бүрек икән аның. Утыра торгач әкренләп йокыга да киткән бу.

Ә агач башындагы маймыллар моны кызыксынып күзәтеп утыралар икән. Агай йокыга китүгә, маймыллар агачтан сикереп төшкәннәр дә берәм-берәм капчыктагы бүрекләрне башларына киеп, яңадан өскә менеп киткәннәр. Боларның ботактан ботакка сикерә-сикерә шаулашуларыннан сәүдәгәр агай йокысыннан уянган. Караса, бүрек салган капчыгы буп-буш икән. «Кем урлады икән?», дип башын өскә күтәреп караса, кызыл бүрекле маймыллар­ны күреп, хәйран калган ул.

Кычкырып та, таяк бол­гап куркытып та караган агай, әмма маймылларның моңа исе китмәгән. Ан­нары, ачуы чыккач, ба­шындагы кызыл бүреген салып, җиргә бәргән.

— Менә, монысын да алыгыз! Бер бүрек белән базарда нишлим мин? — дип кычкырган ул май­мылларга.

Маймылларның кеше кыланмышларын кабат­лый торган гадәте бар бит. Агайның бүреген җиргә атуы булган, болар да бер­бер артлы башларындагы бүрекләрен салып аска ыргыта башлаганнар.

Сәүдәгәр агай ул, бүрекләрне җыеп капчы­гына салган да шәһәргә сәүдә итәргә юл тоткан ди.

Төрледән-төрле әкиятләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев