Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Биш песи (интерактив әкият)

«Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррир урынбасары Айсылу Сәлимова язган әкият.

Бер шәһәрдә биш песи баласы яши икән. Аларның берсе ак, икенчесе кара, өченчесе җирән, дүртенчесе соры, ә бишенчесе — иң кечкенәсе өч төсле булып туган.

Беркөнне песиләр сәяхәткә чыгып китәргә уйлаганнар. Алар әти-әниләреннән рөхсәт сораганнар. Әти песи аларга кичкә кайтып җитәргә кушкан. Песи балалары куанышканнар һәм такси чакыртканнар.

Такси бик тиз килеп җиткән. Нинди төстә булсын икән ул? (Бала: сары).

Сары такси песиләрне тимер юл вокзалына алып барып куйган. Ә анда бик күп вагонлы бер поезд килеп туктаган. Нинди төстә булсын ди ул поезд? (Бала: кызыл).

Безнең сәяхәтчеләр кып-кызыл поездның кып-кызыл вагонына менеп тә утырганнар. Поезд бик озак барган. Песиләр тәрәзәдән матур һәм яңа шәһәрләр, авыллар, болыннар күргәннәр.

Шулай бара торгач, алар диңгез буена килеп җиткәннәр. Карасалар, аларны зур корабль көтеп тора икән. Аның нинди төстә булуын теләр идең? (Бала: ак).

Песиләр ак корабльгә утырганнар да диңгез буйлап йөзеп киткәннәр. Алар чайка (акчарлак), альбатрос дигән кошлар күргәннәр. Дельфиннар белән дә танышканнар.

Шулай бара торгач, песиләр диңгездән дә зуррак океанга килеп чыкканнар. Ә монда алар зәңгәр китны һәм акулаларны күреп алганнар. Бик күп итеп фотоларга төшкәннәр, аларны интернет аша дусларына, әти-әниләренә җибәргәннәр.

Инде бик озак йөзгәч, песиләр Африкага барып җиткәннәр, ди. Ә анда яр буенда аларны джип көтеп тора икән. Нинди төстә булсын икән ул? (Бала: яшел).

Яшел джип песиләрне утыртып Африка буйлап киткән. Монда нәни сәяхәтчеләргә бик эссе булган, чөнки Африка бик җылы ил, монда кыш көне дә эссе, кар яумый.

Күләгәдә бераз ял иткәч, су эчкәч, песиләр Африкадагы хайваннар белән танышырга уйлаганнар. Алар үзләренең ерак туганнары арыслан белән юлбарысны күргәннәр.

Жираф, фил, зебра, маймылларны очратканнар.

Елгада крокодил да күргәннәр.

Африкада бик кызык булса да, песиләр юлларын дәвам иткәннәр. Аэропортта аларны самолет көткән. Нинди төстә булсын икән ул? (Бала: ал) Ярар, ал булсын, ди.

Самолет песиләрне биеккә-биеккә алып менеп киткән. Озак кына очканнан соң, сәяхәтче песиләр Австралия дигән җиргә килеп төшкәннәр. Ә монда аларны автобус көтә икән. Нинди төскә буяр идең аны? (Бала: зәңгәрсу). Бик шәп! Кузгалдык.

Автобуста барганда песиләр көңгерәне күреп калалар. Аның корсагында кесәсе бар, ә анда баласы утыра икән. Песиләрне агач башындагы коала дигән хайван да кызыксындырган. Карасалар, ул да кесәле икән. Аннан кечкенә коала баласы күренеп тора. Песи балалары аңа «сәлам», — дип кычкырганнар. 

Аннары алар тагын зәңгәрсу самолетка утырып очып киткәннәр. Бу юлы песи балалары ап-ак Антарктидага килеп җиткәннәр. Монда песиләргә бик суык булган. Алар тизрәк киез итекләрен киеп куйганнар. Антарктидада җәй көне дә бик суык була икән...

Монда песиләрне кар мотоциклы (снегоход) көткән. Нинди төстә булсын ул? (Бала: кызыл-сары).

Песиләр мотоциклга утырып киткәннәр. Аларның каршына бер төркем пингвин очраган. Пингвиннар суыкларга чыдам, очмый торган кошлар. Сәяхәтче песиләр алар белән бик озак уйнаганнар, таулардан, бозларда шуганнар.

Песиләргә кайтырга вакыт җиткән. Алар пингвиннар белән саубуллашып, зәңгәрсу самолетка утырып, үзләренең туган илләренә очып киткәннәр. Самолет песиләрне бер урман буенда калдырган. Монда алар тракторны күреп алганнар. Трактор урман аша авылына кайтып бара икән. Песиләр дә аңа утырырга булганнар. Трактор нинди төстә дип беләсең? (Бала: Зәңгәр).

Зәңгәр трактор аларны урман буйлап алып киткән. Монда песиләр нәрсә генә күрмәгәннәр. Керпе, куян, бүре, поши һәм.... Тагын нәрсәләр күрделәр икән? (Бала: төлке, аю).

Әйе. Шулай бара торгач алар, бер авылга килеп кергәннәр. Монда алар трактордан төшеп җиңел машинага утырганнар. Нинди төстә булсын микән ул? ( Бала: Шәмәхә).

Ярар. Авыл урамнары буйлап барганда алар үзләре кебек үк песи балаларын күргәннәр, этләр дә очраган аларга. Казлар, тавыклар, күркәләр, үрдәкләр, атлар, кәҗәләр күп булган монда. Тагын нәрсәләр күргәннәр алар авылда, беләсеңме? (Бала: сыер, сарык).

Чыннан да. Бу авылдан песиләрнең шәһәрләренә дә ерак түгел икән. Җиңел машина аларны бик тиз алып барып куйган. Биш песи арып-талып өйләренә кайтып кергәннәр. Аларны әти-әнисе елмаеп каршы алганнар.

Песи балалары аларга сәяхәтләре турында сөйләгәннәр, фото-видеолар күрсәткәннәр. Әниләре аларга җылы сөт биргән, башларыннан сыйпаган. Йомшак мендәргә салган, йомшак юрган ябындырган. Песи балалары тәмләп йоклап киткәннәр. Тәмле төшләр, нәни сәяхәтчеләр. 
Айсылу Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев