Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Бәхет (әкият)

Бу әкиятемне дәү әтиемә багышлыйм.

Бу әкиятемне аклар тарафыннан җәберләнеп — башта атылып, аннан яндырылып үтерелгән Актаныш районы Такталачык авылының беренче китапханәчесе — избач мөдире, каһарман шәхес Нуретдин улы Газиз Шамматовка — дәү әтиемә багышлыйм.

Борын-борын заманда шат күңелле, гел елмаеп кына йөрүче Газиз атлы бер кеше яшәгән, ди. Авылдашлары моннан:
— Синең күңелең һәрвакыт көр. Йөзеңдә кайгының әсәре дә юк. Нидән бу? — дип сораганнар, ди.
— Бәхеттән, — дигән Газиз, озак уйлап тормыйча.
— Нәрсә соң ул бәхет? — дигәннәр аңа. — Кечкенә өеңнән башка берниең дә юк ла үзеңнең.
— Бәхет ул — сәламәтлек! Ә өйнең яңасы да, зурысы да салыныр ул, салыныр. Тазалык кына булсын. Үзегез дә күрәсез, мин, нинди генә эшкә тотынсам да, эһ тә итмичә ерып чыгам. Кулымнан килмәгән эш юк. Сау-таза булуым үзе бәхет ич инде! — дигән бу.
— Ә нинди соң ул бәхет? — дип, үҗәтлек күрсәткән тегеләр.
Газиз дә төшеп калганнардан түгел икән. Ул горур гына:
— Бәхет ул бик зур да, бик бәләкәй дә була. Кайберәү л әргә олуг бәхет кенә шатлык, куаныч китерсә, икенче берәүләр кечкенә генә бәхеттән дә тәм таба. Менә бүген, явым тидермичә, печәнемне кибәнгә өя алуым үзе минем өчен зур бәхет булды, — дип җавап биргән.
— Ә кайда соң ул бәхет? — дип, авыл кешеләре һаман да моңа бәйләнгән.
Сер бирмәс егетебез:
— Үзенең бәхетен һәркем күңел түрендә йөртә. Күңелеңне күтәрә белүдә бит хикмәт, хөр күңелле булуда. Шуңа да мин гел елмаеп кына йөрим. Ә инде алай-болай күңелем кымырҗый башласа, бәхетем дилбегәне шунда ук үз кулына ала. Әнә хәзер дә, буш сүз сатып торма, эшеңне кара, дип, бармак яный ул миңа, — дигән, ди, кеткелдәп көлеп.
Аңа карап башкалар да елмаешкан.
Һәркем бәхетен үзенчә аңлый, үзенчә таба шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев