Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Акыллы табиб

Фарсы халык әкияте

Бер иран шаһы бик тә юан булып, симезлектән иза чигә икән. Дәваланып, бу газаптан котылу өчен ул үз сараена иң оста табибларны җыйган. Ләкин табиблар күпме тырышса да, шаһ симерүен дәвам иткән ди.

Көннәрдән бер көнне моның янына ерак авылдан бер табиб килгән.

—  Мин Сезне терелтә алам, — дигән ул шаһка, — әмма дәвалау чарасын табу өчен миңа өч көн вакыт би­регез.

Өч көн узгач, ул тагын шаһ янына килеп баш орган да болай дигән:

—  Мин Сезнең язмыш дәфтәрегезне җентекләп өйрәндем. Ни кызганыч, Сезнең тагын нибары кырык көн гомерегез калган. Әгәр ышанмыйсыз икән, мине бүген үк зинданга яба аласыз.

Шаһ табибны зинданга яптырган һәм шул көннән үзе дә башаяк хәсрәткә чумган. Ул элеккечә җайдак йөрүләрдән, күңел ачулардан, кешеләр белән очра­шулардан баш тарткан, аның тәмам йокысы качкан. Шулай үлем көтеп ята торгач, шаһның тамагыннан ризык үтмәс булган, ул көннән-көн ябыга барган.

Кырык көн узгач, шаһ зиндандагы табибны чакырып китергән дә үзенең нишләп һаман исән булуы турында сораган.

— И шаһ галиҗәнапләре! — дигән аңа табиб. — Сезне ябыктыру өчен мин шушы хәйләне уйлап тапкан идем. Чөнки авыруыгыздан котылу өчен башка дәва күрмәдем.

Шаһ табибны игътибар белән тыңлаган да, затлы бүләкләр биреп, авылына озатып җибәргән ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев