Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Акча кайчан кадерлерәк була?

Акча дигәннән, бер белорус әкиятен искә алсак бик тә урынлы булыр.

Ул «Үз акчаларың» дип атала. Төп герой – ялкау егет, аның бер дә эшлисе килмәгән. Ул көне-төне печәнлектә йоклаган.  Бервакыт әтисе аңа:

– Сиңа акча эшләргә вакыт инде, –  ди, – иртәгә үк эшкә тотын, – ди.

 Егет елап ук җибәргән. Әнисе аны кызгана, яшерен генә тимер акча бирә һәм улына кая да булса барырга, ә кичен әтисенә шушы акчаны кайтарып бирергә тәкъдим итә. Егет шулай эшли дә. Ләкин әти кеше аңа ышанмый һәм акчаны мич авызына, утка ташлый. Улы икенче көнне эш эзләргә китә. Ул көн буе җир казый, утын кисә, көн азагында хезмәт хакын алып кайта. Әтисе ул алып кайткан тимер акчаны  янә утка ташлый. Моны күреп егет бар көченә мич авызына каплана. Кулларын пешерә-пешерә теге акчаны чыгармакчы була. Улының шулай кылануын күреп әтисе елмая да:

– Менә хәзер ышанам, син бу акчаны үзең эшләп, тир түгеп алгансың, – ди.  

Күргәнегезчә, бу бик мәгънәле әкият. Иң кадәрле акча – хәләл көчең белән үзең эшләп алган акча. Ә бу әкият акчаны бәяләргә һәм аның авыр хезмәт белән эшләп алынуын аңларга өйрәтә, шуңа күрә акчаны акылсыз тотарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев