Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Акбай бияләе

Акбайның мамыгыннан бияләй бәйләгәннәр. Нияз бияләйне кигән һәм бармагы төзәлгән.

Бервакыт хуҗабикәнең улы Нияз бармагын кыскан. Ниязның бармагы нык итеп шешкән. Ниязны шифаханәгә алып киткәннәр. Табиблар аның бармагына дару сөрткәннәр һәм тизрәк төзәлсен өчен эт мамыгыннан бәйләнгән бияләй кияргә кушканнар. 
— Каян алырга соң эт мамыгы? — дип кайгырган Нияз.
— Минем мамыгымны ал, — дигән Акбай. 
— Үзең мамыксыз нишләрсең соң? — дигән Нияз. — Хәзер кыш җитте. Туңарсың бит. 
— Туңсам, әтиеңнең сарык йоныннан бәйләнгән бияләен киеп торырмын, — дигән Акбай.
Акбайның мамыгыннан бияләй бәйләгәннәр. Нияз бияләйне кигән һәм бармагы төзәлгән.
Ә Акбайның мамыгы тагын да куерак, йомшаграк булып үскән.

Песи баласы Йомгакның да тәпие кысылган һәм шешеп авырта башлаган. Акбай аңа:
— Сиңа мине йонымнан бәйләнгән бияләй кияргә кирәк, тәпиең тиз төзәлер, — дигән.
Песи баласы бияләйгә үк кереп чумган. Башы гына тырпаеп калган.
— Хәзер минем тәпием генә түгел, бөтен тәнем авыртса да бик тиз төзәлер, — дигән. 
Шул арада беркем дә сөйми торган усал бер мәче килеп кергән һәм Йомгакны эт дип белеп, аңа ташланган. Песи баласы чырыйлап кычкырып җибәргән. Усал песи бияләйне ташлап качкан. 

Ул арада ала карга килгән дә бияләйне бүтән агач башына алып менгән.
— Менә балаларым, сезгә яңа өй алып кайттым, — дигән.
Карга балалары да бияләй эченә кереп киткәннәр һәм тыз-быз килә башлаганнар. 
Тик озак уйный алмаганнар. Бөркет килеп чыккан да бияләйне күтәреп китә башлаган. Бияләй эчендә песи, карга балалары куркышып, чи-чи килә башлаганар.
Бөркет куркып бияләйне очкан көйгә җиргә төшереп җибәргән.
Бияләйне җил үзе белән очыртып алып киткән. Кире Акбай янына алып кайткан.
Акбай бияләйне, бияләй эчендәге Йомгакны, ә ала карга балаларын исән-имин күргәч, бик сөенгәннәр.

Йомгак бияләйне Акбайның үзенә кире биргән.
— Бияләеңнең ярдәме тиде, кирәк чагында тагын биреп торырсың , - дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев