Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Аюның күз яшьләре

Саам халык әкияте.

Балалар тауда чана шуалар икән. Ә тау итәгендә боларны аю сагалап торган. Таудан шуып төшкән һәр баланы капчыгына тутыра тора икән ул. Капчыгы тулгач, аю аны җилкәсенә салган да урман ягына таба сыпырткан. Аз баргандырмы, күп баргандырмы, белмим, ял итәргә туктаган бу. Йомшак кар өстенә утыруы булган, изрәп йокыга да киткән. Балалар капчыкның авызын чишеп чыкканнар да үзләре урынына таш тутырып куйганнар. Ә бер малай, хәйлә ачылмасын өчен, капчыкта калган.

Уянып киткәч сорый икән аю:
— Әй, исәннәрме сез анда?
— Исән, барыбыз да исән! — дип җавап биргән малай. Капчыкны иңгә салып, аю ары киткән. Өненә килеп җиткәч, шатлыктан кычкырып җибәргән бу:
— Карчык! Иң олы казанны әзерлә!
Аннары капчыкны хатынына тоттырган да үзе пычак кайрарга керешкән.
— Нинди таш төяп кайттың син? — дип гаҗәпләнеп сораган хатыны.
Шулчак малай да, телгә килеп: "Минем әти сихерче! Минем әти сихерче!"— дип такмакларга тотынган.

Аю башын күтәреп караса, капчыктагы бөтен балалар ташка әйләнгән, бары тик бер малай гына учак читендә басып тора, ди.
— Тизрәк алган җиреңә илтеп куй бу сихерче баласын! — дип ялынган аңа хатыны.
Аю малайны җилкәсенә утырткан да балалар чана шуа торган тау янына чабып киткән. Аюга атланып кайтып килгән малайны күргәч, кулларына күсәк тоткан ирләр боларны уратып алганнар. Аю шулчак мәһабәт чыршыга сөялгән дә елап җибәргән.

— Моннан соң беркайчан да балаларга тимәм! Зинһар, җибәрегез!— дип ялварган ул.
Кешеләр аны, кызганып, кире урманга җибәргәннәр. Менә шушы көннән башлап чыршы кәүсәсеннән аю күз яшьләре тама торган булган. Хәзер аны чыршы чәере дип атыйлар бугай...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев