Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Җы­лы як­ка кем оча?

Көн­нәр­дән бер­көн­не көз­ге ур­ман мәк­тә­бен­дә Са­ес­кан хә­бәр та­рат­кан:

«Сез бе­лә­сез­ме? Ка­лын ур­ман­нар, зәң­гәр диң­гез­ләр ар­тын­да кош­лар бик тә рә­хәт­тә яши­ләр икән. Без­дә кыш­кы сал­кын­нан өше­гән ва­кыт­та, ан­да бик җы­лы икән. Без ба­ры­быз да бы­ел кыш­ка шун­да очып ки­тик,» – дип тә өс­тә­гән.

Бо­лар­ны са­быр гы­на тың­лап утыр­ган карт Яба­лак сүз баш­ла­ган: «Мин бу ту­ры­да бе­ләм. Тик ул җир бик ерак, юл­лар авыр. Ан­да иң эш­чән, иң тү­зем­ле­ләр ге­нә ба­ра ала­чак» – ди­гән, һәм кай­сы кош­ның иң эш­чән, иң тү­зем­ле, иң гү­зәл икә­нен бе­лер өчен ярыш­ты­рыр­га уй­ла­ган. Бәй­ге­дә җиң­гән­нәр ге­нә ан­да ки­тә­чәк­лә­рен әйт­кән. Ярыш­та сан­ду­гач, сы­ер­чык, тур­гай, кар­лы­гач, кар­га, са­ес­кан һәм чәү­кә кат­на­шыр­га бул­ган­нар.

Бе­рен­че ярыш «Иң ма­тур җыр­чы» дип атал­ган. Бу кон­курс­та сан­ду­гач­ка тиң­нәр бул­ма­ган. Тур­гай­лар да ка­лыш­ма­ган­нар – бо­лыт­лар­дан да юга­ры ме­неп, бар дөнь­я­ны нур­га күм­гән­нәр.

Икен­че ярыш «Иң ях­шы оя» кон­кур­сы бул­ган. Көн буе авы­зы бе­лән бал­чык та­шып, өй кы­е­гы­на кор­ган кар­лы­гач оя­сы­на бар­ча­сы сок­лан­ган­нар. Иң би­ек өян­ке­дә бо­так­лар­дан оя ясап, кар­га да бар га­и­лә­сен сый­дыр­ган. Чәү­кә исә җи­ңел ге­нә ко­тыл­мак­чы бул­ган. Тө­зи­се дә юк, җы­лы да бу­лыр дип, мор­җа­га ке­реп утыр­ган. Кон­курс­тан үт­мә­гән.

Өчен­че кон­курс «Иң эш­чән» дип атал­ган. Көн бу­е­на ни­чә мең бө­җәк алып кай­ту­ы­на ка­рап, сы­ер­чык­ны җи­ңү­че дип тап­кан­нар. Зур кош­лар­ның да хә­ле җи­тәр дип уй­лап, тор­на, үр­дәк, каз­лар­га да очар­га ки­ңәш бир­гән.

Са­ес­кан­ның бу бәй­ге­дә кат­на­шыр­га бө­тен­ләй дә ва­кы­ты бул­ма­ган. Ул көн буе ан­да-мон­да төр­ле хә­бәр­ләр, гай­бәт­ләр сөй­ләп йөр­гән.

Бәй­ге­нең нә­ти­җә­се бе­лән Са­ес­кан бер дә ки­леш­мә­гән. Әле һа­ман да өй­дән өй­гә йө­реп, бул­ган хәл­ләр­не сөй­ләп йө­ри икән.

 Иль­яс Габд­рах­ма­нов, Ала­бу­га шә­һә­ре, 2нче ур­та мәк­тәп, 6 «б» сый­ны­фы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев