Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Урманда бәйрәм (әкият)

Менә бервакыт Кыш бабайны урмандагы җәнлекләр үзләренә чакырырга булганнар. Кыш бабайга: “Безнең урманга килә алмассызмы?” дип, хат язганнар.

Кыш бабай риза булган. Һәм менә ул юлга чыккан.

Урманга килеп җитәм дигәндә, моны бүре белән төлке талаганнар һәм бөтен бүләкләрен урлап качканнар.

Менә Яңа ел да килеп җиткән. Һәр җәнлек үзе Кыш бабайдан сораган бүләген көткән, ләкин, кызганычка каршы, беркемгә дә бүләк булмаган. Бу бер җәнлеккә дә ошамаган. Арадан берсе - Куян Озынколак әйткән: “Мин бүре белән төлкедә бүләкләр күрдем, бәлки алар Кыш бабайны талаганнардыр”.

Һәм бүре белән төлкене тотып алып, алардан сорашканнар һәм әйттергәннәр. Урман патшасы Аюны күргәч, алар гаепләрен танырга мәҗбүр булганнар, гафу үтенгәннәр. Яшереп куйган җирләреннән бүләкләрне чыгарганнар. Урман җәнлекләре бөтенесе бергә җыйнаулашып, Яңа елны каршы алганнар, Кыш бабай да алар янына килеп җитеп, бәйрәм иткән.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта гомуми белем мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Иминов Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев