Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Умырзая нигә ак?

Элекке заманда умырзая чәчәкләре бик матур ал төстә булганнар икән. Шул хакта әкият.

Урман-болыннарда, кояш нурлары җир йөзен ныграк җылыта башлагач, кар катламы юкара һәм кар астыннан беренче чәчәкләр – умырзаялар борын төртеп чыга. Элекке заманда умырзая чәчәкләре бик матур ал төстә булганнар икән. Алар ал таҗларын ачып җибәргәч, бөтен тирә-юнь ямьләнгән. Ал чәчәкләрне күреп, тургайлар, сандугачлар матур җырларын җырлап җибәргәннәр. Шулай итеп, урманда яз бәйрәме башланган.

Ләкин бу бәйрәмне урманда яшәүче карт Убырлы бер дә яратмаган. Чөнки яз башлануга, бар җир яшәргән, матурланган, карчыкның үзенең киресенчә һаман картая баруына, кабат яшәрә алмавына ачуы килгән. Шуңа күрә ул матур умырзаяларны күрә алмаган, аларны таптаган, йолыккан. Бу хәлне кошларның ничек тә туктатасылары килгән. Алар, җыелышып, тылсымчыга барганнар һәм аннан ярдәм сораганнар. Тылсымчы,  уйлап-уйлап торган да, умырзаяларны ак төскә манган. Убырлы килеп тузына башласа, алар тиз генә башларын ак кар астына яшергәннәр.

Шул вакыттан бирле умырзая чәчәкләре ак төстә икән. Убырлы кебек явызлар аларны кар арасыннан күрмиләр, ә яз кошлары аларны шундук танып алалар һәм ел саен урманда яз бәйрәме ясыйлар икән.


Айсылу Ильясова, Чаллы шәһәре, 14нче гимназия, 5А сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев