Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тылсымлы сандык

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Асман исемле бер малай. Асман әбиләрендә кунак булырга яраткан. Бервакыт ул почмакта торган сандыкка игътибар иткән. Ул аңа бик серле булып тоелган.

Көннәрдән бер көнне Асман өенә кайтып килгәндә, берничә үсмер егетнең үзләреннән кечкенәрәкләрне кыерсытканнарын күреп алган. «Эх, хәзер мин көчле баһадир булсам!» – дип уйлап куйган ул. Шул вакыт ул нигәдер теге серле сандыкны исенә төшергөн. Йөгереп кайткан да, сандыкны ачкан. Аның эченнән нурлар чәчелгән, ди. Асман күзләрен ачып жибәрсә, теге үсмерләр янында басып тора икән. Ләкин бу юлы аңа бу үсмерләр бик кечкенә һәм көчсез булып тоелганнар. Егетләр Асман-баһадирны күреп куркып качканнар, ди.

Асман, өенә кайткач, теге серле сандыкны кабат ачып караган, әмма бу юлы, анда әбисенең яшь вакыттагы киемнәреннән башка берни дә булмаган икән.

 Рүзәл Антонов, Тукай районы, Биклән урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев