Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тылсымлы дус

«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән әкият.

Бу арада гел маҗараларга юлыгып тора Ильяс. Бер көнне уянып китсә шаккаткыч хәл булды. Аның каршында ниндидер кечкенә генә мәче утыра иде. Бу мәче башка мәчеләрдән акыллы зур күзләре белән аерылып тора кебек. Ильяс аңа башта тын да алмый карап торды. Һәм мәчене кулына алды да сыйпый башлады. Шуннан соң Ильяс аны үзендә калдырырга булды, ләкин әти-әнисе моңа риза булмаслар дип уйлады. Бераз вакыт булса да аларга әйтми торырга булды. Шулай берничә көн үтте. Мәче белән малай бик нык дуслаштылар. Малай аны бүлмәсендә яшереп тотты. Ашарына үзеннән калган ризыкларны бирде.

Беркөнне Ильяс авырып китте. Хәтта мәктәпкә дә бара алмады. Ул өендә дусты мәче белән генә калды. Малай аны хәлсез куллары белән  сыйпамакчы иде, мәче кешечә сөйләшә башламасынмы? «Мин сиңа бурычлы, мине үзеңдә калдырдың, бар теләкләреңне дә үтәрмен» – диде ул. Ильяс моңа башта ышанмады, саташудыр, дип уйлады. Ләкин мәче кешечә сөйләшә торган булды. Ул моны дусты белән икесе генә калгач эшләде. Үзенең тылсымлы сүзләре белән Ильясны да тиз арада терелтте, аякка бастырды.

Ә беркөнне Ильяс мәче турында әти-әниләренә әйтергә булды. Алар улларының теләгенә каршы килмәделәр. Шулай итеп, малайның тылсымлы дүрт аяклы дусты барлыкка килде.

Кәрим Иминов, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе, 6нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X