Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Татулыкка ни җитә

Борын-борын заманда бер кара урман эчендә яшәгәннәр, ди, төрле хайваннар. Алар үзара бик тату, дус булганнар.

Урман патшасы Аю бабайны кошлар да, җәнлекләр дә хөрмәт иткәннәр. Куяннар гаиләсе дә бу урманда шулай ук иң абруйлылардан саналган.

Ямьле җәй үтеп киткән, алтын көз килеп җиткән. Куян балалары күзгә күренеп үскәннәр. Аларның мәктәпкә барыр вакытлары да җиткән.

Беркөнне әти куян балаларының тәртипләре, укулары белән кызыксынырга уйлаган. Ул мәктәп директоры янына килгән. Хәл-әхвал белешкән.

– Укулары начар түгел, тәртипләре дә ярыйсы, - дигән мәктәп директоры.

Куян мәктәптән китеп барышлый балаларының елап торганнарын күргән. Моңа Куян бик борчылган. Киңәш сорарга ул Аю бабай янына киткән. Куянның зарын тыңлагач, Аю бабай мәктәпкә ашыккан. Монда ул керпене очраткан. Аңардан мәктәптәге хәлләрне сорашкан.

– Мәктәптә уку бик яхшы, тик төлкеләр бик тәртипсезләр, куяннарны кыерсыталар, - дип җавап биргән керпе.

Аю бабай җәнлекләргә үзенең киңәшләрен биргән, тырышып укырга, бер гаилә булып, дус-тату яшәргә өндәгән. Төлкеләр дә бу эшләренә бик үкенгәннәр, шул көннән башлап бердәм булырга, тату яшәргә, бер-беренә ярдәм итәргә сүз биргәннәр.


Рәмзия Шәрипова, Азнакай, 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев