Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ташбакалар нигә таш күтәреп йөри?

Әкиятне үзебез язабыз.

Бик борынгы заманнарда, әле син дә, мин дә булмаганда, ташбакалар кошлар кебек һавада оча торган булганнар, ди, имеш. Алар бик усал, явыз булганнар, гел начарлык эшләү турында гына уйлап йөргәннәр, ди. Җитмәсә, әле алар бик көчле дә булганнар. Биек таулардан ташларны кубарып алалар да икән, җирдә яши торган җәнлекләргә атып күңелләрен күтәрәләр икән. Бик күп җәнлекләрне шулай итеп имгәтеп тә бетергәннәр, имеш. Җәнлекләр кемнән генә ярдәм сорарга да белмәгәннәр.

Шулай бервакыт тылсымчы фея очып барганда, боларның таш аткан вакытларына туры килгән һәм аларны бик ачуланган. Ул аларны үзенең тылсымы белән җиргә төшергән. Эшләгән әшәкелекләре өчен җавап бирсеннәр дигән дә, үзләре аткан ташларын үзләре гомерләре буе күтәреп йөрсеннәр, диеп җәза биргән.

Менә шул заманнардан хәзерге көнгәчә ташбакалар көч-хәл белән ташларын күтәреп яшиләр икән, ди.

Илназ Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев