Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Тәртипсез Әппәс (әкият)

Яшәгән ди, булган ди, бер Әппәс исемле аю баласы. Ул бик тәртипсез һәм кире булган.

Яшәгән ди, булган ди, бер Әппәс исемле аю баласы. Ул бик тәртипсез һәм кире булган, шуңа күрә бер кемне дә тыңламаган. Көннәрдән бер көнне, әти-әнисеннән дә сорамыйча урманга чыгып киткән.

Йөри торгач, бер аланга барып чыккан. Анда төрле-төрле матур чәчәкләр үсеп утыра икән, Әппәс бер дә уйламыйча, чәчәкләрне өзеп ташлаган. Агач башына менеп кош оясын туздырган. Очып йөргән күбәләкләрне дә куып, куркытып бетергән Әппәс.

Шулай йөри торгач, караңгы төшкәнен сизми дә калган ул. Аю баласы адашкан, өенә кайтырга юл таба алмаган.

— Ай! Кая соң минем өем? Ничек өйгә кайтырмын? — дип кычкырып елап җибәргән Әппәс.

Шул вакыт аю баласы күк йөзендә айны күргән һәм өенә юл күрсәтүен үтенгән.

— Син, бик тәртипсез Әппәс! Табигатьне сакламыйсың, чәчәкләрне өзәсең, кош ояларын туздырасың! — дип җавап биргән ай.

— Мин бүтән алай эшләмәм! Гафу итегез мине! — дип үтенгән аю баласы.

Ай яктыртып, Әппәскә өенә юл күрсәткән.

Ә аю баласын өйдә борчылып, әти-әнисе көтеп тора икән. Шул көннән башлап, Әппәс бик тәртипле булган.

Әбдриева Гөлназ Фадаэль кызы. Мөслим районы «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев