Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Сихри яран гөл

«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән әкият.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер бик матур кыз. Аның әбисе белән бабасыннан тыш беркеме дә булмаган. Хәер, юк-юк! Тагын бер якын дусты булган әле аның. Тәрәзә төбендә үсеп утырган бик матур гөле - яран гөле булган...

Әлеге яран гөле үз ишләреннән бик аерылып тора икән. Бик тылсымлы, серле гөл булган. Башка кешеләр аны яшел яфраклы һәм кызыл чәчәкле итеп күрсә, якын дусты якынлашу белән сары алтын яфраклы, яшел чәчәкле гөлгә әверелә икән. Су сибәргә дә кирәкми, ә бары тик үзе белән сөйләшкәнне, серләшкәнне ярата, ди. Кыз күп вакытын гөле янында уздыра. Гөл аңа бик файдалы киңәшләрен бирә, ялган сөйләмәскә, әби-бабасын хөрмәт итәргә өйрәтә. Әбисе белән бабасы да кызларының шундый дусты булганына сөенеп бетә алмыйлар икән.

Бервакыт кызның туган көненә әбисе белән бабасы телефон бүләк иткәннәр. Алар телефонның күп борчулар китерәчәген башларына да китермиләр иде әле.

Телефоны булгач, кыз бөтен вакытын шуның белән уйнап үткәрә башлаган. Әбисе һәм бабасының эндәшкәнен дә ишетмәгән, гөленең сулганын да күрмәгән.

Кызларының үзгәрүенә әби белән бабайның бик кайгырганнар. Инде ниләр эшлик дип уйлый башлаганнар?! Алып куярлар иде кыз бертуктамый елый башлый икән. Беркөнне әбинең төшенә тәрәз төбендәге гөл кергән. Гап-гади гөл телгә килгән: “И әбекәй, хәлебез бик мөшкел шул. Бик озак уйладым да мин аның телефонын сихерлим. Кыз телефонында озак уйный башлый икән, ул китапка әвереләчәк. Сихерем чынга ашачак, әгәр син бу туры да берәүгә дә сөйләмәсәң генә, - диюе булган, әби уянып киткән. Әби төшен беркемгә дә бәян итмәгән. Ул тыныч кына кызны күзәтеп йөри икән. Бер көнне кызы аптырап әбисе янына йөгереп килгән дә: “Әбием, кара әле, телефоным юкка чыкты, урынына әллә нинди китап барлыкка килде”, - ди икән. Әби кызның башыннан сыйпап, китапны укырга киңәш иткән. Кыз укып бетерәм инде дигәндә, ул кабат телефонга әйләнгән. Аның инде әсәрнең дәвамын беләсе килгән, ул тиз генә киенгән дә китапханәгә киткән. Шулай итеп кыз бик яратып китап укый башлаган. Хәзер ул телефонны кулына сөйләшергә кирәк булганда гына ала икән. Яраткан гөле белән дә дуслыгы яңарган, әби белән бабай да бик шатланган.

Балалар, әйтегез әле , ә сезгә телефон ни өчен кирәк?


Азнакай шәһәре 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Бәдертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев