Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Патша һәм ярлы егет

Бер саран, усал патша һәм серле тылсымчының ничек итеп аны акылга утыртуы турында әкият.

Борын-борын заманда, без белмәгән кырларда, урнашкан, ди бер патшалык. Аның патшасы бик бай, саран һәм усал булган. Ә аның бик матур, акыллы Гөлнара исемле кызы булган. Патша үзенең хезмәтчеләрен бик күп эшләткән һәм аз түләгән. Шуңа күрә аны бер кеше дә яратмаган. Көннәрдән бер көнне, кич белән хан сараена бер ярлы кеше килгән. Ул патшадан бер кич кунарга рөхсәт сораган. Ләкин патша озак кына көлеп торган һәм әйткән:
– Сиңа минем сараемда биш минут та торырга рөхсәт бирмим! Бар, ярлы кешеләрдә кун!
Ярлының бу патшага бик нык ачуы чыккан. Ул бер әйләнүдә тылсымчыга әверелгән. Патша шаккатып карап торган, ә тылсымчы әйткән:

– Син мине үз өеңдә кабул итмәдең, шуңа күрә син хәзер бакага әвереләчәксең!
Бу сүзләрне әйтеп бетерүе булган, патша бакага әйләнгән. 
Шул ук көнне тылсымчы бер өйгә килгән. Ул өйдә ярлы хатын белән аның улы яшиикән. Тылсымчы алардан бер кич кунарга рөхсәт сорагач, егет әйткән:
– Күпме кирәк, куныгыз, ләкин без бик ярлы яшибез.
Хатын шул арада ашарга ипи белән су алып кергән. Тылсымчы ипине кулга алып, аны татлы ризыкка әйләндергән, ә су шифалыга әйләнгән. Алар, бу ризыкларны ашап туйгач, тылсымчы патша сараенда булган вакыйгаларны сөйләп биргән һәм егеткә әйткән:
– Иртәгә хан кызы бөтен патшалыктан кеше эзлиячәк. Кем аның әтисен терелтә, ул шуңа кияүгә чыгачак. Син хан кызына бар да әйт: “Мин ханны терелтә алам”, - диген. Аннары син патшаны алып, биек тау янына бар, шул тау итәгендә бер тылсымлы күл булыр. Син баканы шул күлгә җибәр, аның белән нәрсә булганын күрерсең. Ә хәзер, әйдәгез, йокларга ятыйк.
Егет икенче көнне тылсымчы әйткән сүзләрне эшләгән. Бака белән күл янына килеп баскан һәм аны күлгә җибәргән. Ә бака озак тормыйча патшага әверелгән. Ул инде хәзер яхшы якка үзгәреп чыккан һәм беркайчан да ярлыларны кыерсытмаска, аларга булышырга сүз биргән.

Айгөл Юнусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев