Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ни өчен Ябалак көндез йоклый? (әкият)

Ни өчен Ябалак көндез йоклый?

Яшәгән, ди, булган, ди, зур күзле, ерактан ук яхшы күрүче  бер Ябалак. Ул байтак еллар урман кошлары, җәнлекләре белән бик дус-тату яшәгән, ди. Ерактан бик яхшы күргәнгә, Ябалак урмандагы яңалыкларны дусларына минуты-сәгате белән сөйләп тә бирә, ди. Шуна күрә Ябалакны гел мактап торганнар.  Тора-бара ул бик мактана башлаган: «Карале туган, сиңа гына әйтәм», – дип, башкаларның серләрен дә сөйли башлаган. Башта бу хәлләрне урманда яшәүчеләр тыныч кабул иткәннәр. Тора-бара Ябалакның барлык серләрне сөйләп йөрүе, аларга ошамый башлаган. Кошларның кисәтүләренә колак салмагач, урманда яшәүчеләр, аннан читләшә башлаганнар, аның сүзләрен тыңламаганнар, ди. Дуслары да, аны тыңлаучылар да булмагач, Ябалак көндез йокларга өйрәнеп киткән, ә төнлә дусларын күрәсе килеп очып йөри, ди, икән.

Голубицкая Ләйсән, 7 яшь, 6нчы «Зәңгәр чәчәк» балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәре.

Тәрбиячеләре: Мәҗитова Р.И., Салихова Э.А.

Микульская Алиса рәсеме, 6нчы “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасы, Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев