Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Маҗаралы төш

"Дәвам итәбез" бәйгесенә.

Безнең бәйгеләр турында

Бу арада гел маҗараларга юлыгып тора Ильяс. Беркөнне уянып китсә, шаккаткыч хәл... Бөтен тәне уттай яна, битеннән тир ага. Төше дә төш кенәме сиңа...

Ильяс чүл уртасында ята, имеш. Ә тирә-якта бер җан иясе дә күренми. Кояш мәрхәмәтсез кыздыра. Эчәсе килә. Ул чул буйлап китте. Озак барды Ильяс һәм, ниһаять, бер шәһәргә килеп җитте. Барлык кешеләр аңа сәер итеп карап калдылар.

Шуннан соң Ильяс патша сараена юл тотты. Килеп керсә, зур тәхеттә патша утыра. Ильяс сүз әйтмәкче иде, ләкин патша алдан сорап өлгерде:

-Син Ильяс буласыңмы?

-Әйе, Ильяс.

-Син бер эш эшләргә тиешсең. Күрше патшалыкка барып, аннан Зөләйха исемле кызны урларга тиешсең.

Ильяс ни дияргә дә белмәде, тыңламыйча да булдыра алмый. Патша дигәнең башын чаптыртырга да күп сорамас. Егет патшалыкка киткән. Килеп җитсә, зур шәһәр уртасында патша сарае тора. Ул сакчылар яныннан сиздермичә генә үтеп китеп, сарай эченә керә. Аның каршына үзенең жарияләрен ияртеп, патша кызы килеп чыга.

-Исәнмесез, Зөләйха, - ди Ильяс.

-Син каян минем исемемне беләсең? Мин хәзер сакчыларны чакыртам. – дигән кыз. Шулай итеп, Ильясны куып җибәргәннәр.

Икенче тапкыр Ильяс алдан хәстәрен күреп, хәйләкәр планнар корып, яңадан патша сараена китә. Сакчыларны алдалап, ул эчкә үтә алган. Төн иде. Беренче булмәдә Зөләйха көзгегә карап, озын чәчләрен тарап, үзенә-үзе сокланып басып тора иде. Ул егетне күреп кычкырмакчы булды, ләкин өлгерми калды. Ильяс аны күтәреп алып кайтып китте. Юлда очраган сакчыларны сарайга кергәндә үк тылсымлы су бөркеп йоклаткан иде. Алар һаман уянмаганнар әле. Кайтып җиткәч, Патша аңа:

-Ильяс, мин өчкә хәтле санагач, син йокыга талачаксың, - диде.

Шул вакытта буран котырды. Патша:

-Бер,ике...,өч,сау бул!!Ха-ха –ха.

Ләкин Ильяс аны тотып калырга өлгерде. Әмма патша сихерче булган икән. Ул югалды. Ә Ильяс Зөләйханы үз патшалыгына кайтарып куйды. Менә шул вакытта гына Ильяс уянып китте.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Садыйков Әмир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев