Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Курчак-кыз

Кәрзинен тутыргач, бабай ял итим дип агач төбенә утырмакчы булган. Ә агач төбендә курчак ята икән.

Яшәгән, ди, карт белән карчык. Аларның балалары булмаган. Бабай белән әби икесе генә гомер иткәннәр. Көннәрдән бер көнне бабай урманга гөмбә җыярга киткән. Тәмле җиләкләр дә җыйган. Кәрзинен тутыргач, бабай ял итим дип агач төбенә утырмакчы булган. Ә агач төбендә курчак ята икән. Бу курчакны күргәч, бабай бик сөенгән. Әбиемә алып кайтыйм әле дип уйлаган. Ул курчакка күлмәк тегәр, курчак булгач, аңа да күңеллерәк булыр дип уйлаган бабай.

Курчакка әби бик сөенгән. Аны юган, матур күлмәк тегеп кидерткән. Чәчләрен матур итеп үреп куйган. Төн җиткән. Бабай белән әби йокларга ятканнар. Иртән йокыдан торгач, ни күрсеннәр, өйләре җыештырылган, керләре юылган, ашарга пешкән. Карт белән карчык бик гаҗәпләнгәннәр.

Бу хәлләр икенче көнне дә кабатланган. Өченче төндә бабай белән әби йоклаган булып яталар да күзәтә башлыйлар. Нәкъ төн уртасында курчак җанлана һәм бик матур кызга әверелә, җиң сызганып эшкә керешә. Әби белән бабай кыз янына килеп, курчакка әйләнмәскә, үзләре белән бергә яшәргә ялвара башлыйлар. Кыз шунда телгә килә:

– Мине Убырлы карчык сихерләде, курчакка әйләндерде. Сезнең мәхәббәтегез миңа яңадан кешегә әйләнергә ярдәм итте. Әгәр дә сез мине алга таба да яратып, хөрмәтләп яшәсәгез, өч ел да өч сәгатьтән Убырлы карчыкның сихере юкка чыгачак. Ә хәзер мин бары тик төнлә генә кызга әйләнеп сезгә булыша алачакмын.

Карт белән карчык риза булалар. Өч ел да өч сәгать сизелмичә дә узып китә. Һәм курчак кызга әйләнә. Менә шуннан соң ул әби белән бабайга булышып яши башлый. Якыннарның мәхәббәте төрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә шул.

Эльвина Нислина, Мамадыш районы, Владимир мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев