Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Әкиятне бергәләп язабыз

Башлам бездән- дәвам сездән! Һәр әкиятебезне  аерым бер  мәктәп укучылары белән язарга телибез. Беренче әкиятне бергәләп язу мөмкинлеге газетабызның иң актив , иң иҗади укучылары - Балык Бистәсе Күгәрчен мәктәбе укучыларына бирелә.

Кадерле дуслар! Балачакның  аерылгысыз юлдашы нәрсә ул дигәндә, сез ни дияр идегез?Планшет?! Кәрәзле телефон?! Ә бәлки, хыялдыр? Хыял ул   чынбарлыктан бераз гына читкәрәк алып китә, тормышны матурайта, баета, бизи. Ә  хыялның иң зур   җимеше - әкият! Без  сезгә «Әкиятне бергәләп язабыз» проектын тәкъдим итәбез.

Башлам бездән- дәвам сездән!

Һәр әкиятебезне  аерым бер  мәктәп укучылары белән язарга телибез.

Шул мәктәпнең әдәбият сөюче, хыялга бай, туган телен яраткан укучыларыннан берәү башлаган сүзне икенчесе дәвам итәргә тиеш була. Һәр бала бердән алып бишкә кадәр җөмлә өстәргә мөмкин.

Төркемебездә  катнашучылар яратып кабул иткән (күбрәк лайклар алган) һәр   әкият газетабызда басылачак,  сайтка эленәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев