Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Килешләр турында әкият

Яшәгән ди Баш килеш исемле бер тылсымчы.

Аның әле тагын биш туганы булган ди. Үзара дус яшәсәләр дә, Баш килеш бөтен җирдә үзе генә йөрергә яраткан. Шуңа аның туганнары хакында кешеләр белмиләр икән.

Шулай бервакыт ул шәһәр буйлап йөрергә чыккан, ди. Кешеләрнең сөйләшкәннәрен дә тыңлап караган ул. Аңа бик кызык та, рәхәт тә булган, чөнки кешеләр гел Баш килештә генә сөйләшкән.

“Менә мин нинди кирәкле, мин бит Баш килеш”, - дип уйлаган ул. Ләкин шатлануы озакка бармаган. Юл чатында ике кызның елашканнарын күреп, сәбәбен беләсе килгән. Тыңлап караса, алар бер-берсен аңламыйлар икән, шуңа елый ук башлаганнар.

Баш килеш күңелсезләнеп, кайтып киткән. Бик озак искә төшергән һәм уйлаган ул шәһәрдә күргәннәрен, ишеткәннәрен. Аңа уйлары тынгылык бирмәгән. Ул ябыгып беткән. Туганнары моңа бик борчылган һәм шәһәргә чыгып, кешеләр белән танышырга уйлаганнар. Бик күңелле булган аларга бу сәяхәт. Икенче көнне Баш килешне дә үзләре белән алганнар. Ни күрсеннәр: кешеләр бер-берсен аңлыйлар, сөйләшәләр, көлешәләр.

- Менә бит ничек, туганнарсыз яшәп булмый икән, - дигән Баш килеш. Ул барлык килешләргә дә зур рәхмәт әйткән. Шул көннән башлап килешләр һәрвакыт бердәм алты туган-тылсымчы булып кешеләргә сөйләшергә, аңлашырга ярдәм итәләр икән.


Лениногорск районы 11нче мәктәбенең 5 А сыйныфы укучысы Нуруллина Диана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев