Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Кем матуррак?

Борын-борын заманда әкиятләр илендә яшәгән, ди, сузык һәм тартык авазлар.

Сузык авазлар тугызау гына, ә тартык авазлар шактый күп булган. Сузыклар гел тавышланган, чөнки алар тавыштан ясалган.

Ул вакытта яңгырау тартыклар бөтенләй булмаган. Саңгырау тартыклар үзләре генә яшәгән. Алар үзара пышылдап кына сөйләшкән, чөнки саңгырау тартыклар шаудан гына ясалган икән.

Мондый күңелсез тормыш аларны туйдырган. Һәм алар сузыклар белән  ярыша башлаган. Бәхәс чыккан: «Кем яхшырак, кем матуррак?» Шулай тавышланганнар.

Нәкъ менә шул вакытта авазларга дошманнар һөҗүм иткән. Сузыклар да, саңгырау тартыклар да аерым-аерым аларга каршы тора алмаган. Шуңа күрә алар берләшкәннәр һәм дошманнарны җингәннәр. Шулай итеп, тавыштан һәм шаудан ясалган яңгырау тартыклар барлыкка килгән.

Ә сузык авазлар тартыклар белән бүтән беркайчан да ярышмаганнар! Алар тату, дус яшәгәннәр. Хәзер дә бик рәхәт, бер-берсен яратып яшиләр, ди.

Алия Шәйхетдинова, Гали Акыш лицей-интернаты, 5нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев