Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Күбәләк-навигатор

Актаныш районы Аккүз мәктәбе укучылары язган әкиятләр.

Борын-борын заманда кара урманда бер куркак куян кызы яшәгән. Куркак булса да, бик тәртипсез булган үзе. Әнисенең сүзен бердә тыңламаган. Шулай бер көнне әнисен тыңламыйча берүзе урман буйлап йөрергә чыгып киткән. Барган барган да адашкан. Агач төбенә утырып елый башлаган. Аның елавын ишетеп, бер күбәләк очып килгән.

 - Нәрсә булды сиңа куянкай? Ник болай елыйсың? – дигән ул.

 - Ничек еламаска инде, адаштым бит. Өйгә кайтыр юлны оныттым. – дигән куян кызы.

 - Хи-хи, куянкай, Мин бит гади генә күбәләк түгел, ә навигатор. Әйдә мин сиңа өеңә кайтырга булышам, – дип елмайган күбәләк.

  Ул куянга юлны өйрәтә-өйрәтә өенә кадәр озаткан. Шул көннән куян белән күбәләк чын дуслар булып калалар. Кайда барсалар, да күбәләк юл күрсәтеп йөргән, ди.

Илина Вәлиева, 4нче сыйныф.


Күктәге аю

Борын-борын заманда Кояш белән Ай бик дус яшәгәннәр. Аларнын дуслыгыннан чәчәкләр, кошлар, хайваннар көнләшкәннәр.

Ай белән Кояш башкаларга яхшылык эшләргә яратканнар. Беркөнне Кояш болай дигән: «Мин көн дәвамында бөтен җиргә үземнең яктылыгымны, җылымны бүләк итәрмен!»  Ә Ай җир өстен төнлә яктыртып торырга уйлаган.  Кояш Айны Зур Аюга утыртып башка йолдызлар янына озаткан. Аюга төнге күк, Ай, йолдызлар бик нык ошаган. Ул шунда яшәргә калган. Шуннан бирле Ай белән Кояш барысына үз яхшылыкларын бертигез бүләк итәләр. Зур Аю да күктән җир өстенә карап, күз кысып ала.

Мәликә Исламова, 2нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев