Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ике дус кыз (әкият)

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике дус кыз. Олысы - Галия, ә кечкенәсе - Гөлчәчәк булган, ди.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике дус кыз. Олысы - Галия, ә кечкенәсе - Гөлчәчәк булган, ди. Алар бик тату яшәгәннәр, ләкин Гөлчәчәк бик тыңлаусыз, кире һәм ялкау булган. 

Менә бер көнне икәү бергә гөмбә һәм җиләк-җимеш җыярга урманга киткәннәр. Урманда йөргәндә алар аюның елап ятканын күрәләр. Гөлчәчәк аюга телен күрсәтә һәм аны үрти башлый. Галия дус кызын орышканда, Гөлчәчәк берни булмагандай басып торган.

Ә бу урманда бер карт Шүрәле яшәгән икән. Ул тәртипсез балаларга җаза биреп, яхшы кешеләргә әйләндерә торган булган.

Менә Шүрәле урманны карап чыгыйм дип йөргәндә ике кызны күрә. Алар Шүрәледән куркып качырга уйлаганнар. Гөлчәчәк чикләвек агачына менгән, ә Галия куак арасына кереп утырган.

Шүрәле Гөлчәчәк утырган агач төбенә килеп баскан. Өскә карыйм дигәндә генә башына чикләвек төшкән. Гөлчәчәк кулын чәбәкли-чәбәкли көлә башлаган. Шүрәләнең ачуы килеп кызны куян баласына әйләндергән дә куйган.

Гөлчәчәк бик каты елый башлаган. 
— Кешегә әйләнәсең килсә, бергәләшеп өч яхшылык эшләгез, — дип әйткән Шүрәле.

Галиянең дус кызын куян хәлендә калдырасы килмәгән, алар урман буйлап барырга булганнар. Кинәт куянның елап ятканын күргәннәр.

— Ник, куянкай, елыйсың?- дип сораганнар.
— Урман буйлап чапканда аягымны ташка бәреп авырттырдым, - дип җавап биргән озынколаккай.

Галия тиз генә үзенең тасмасын чишеп куянның аягын бәйләп куйган. Куян аңа рәхмәтләрен әйтеп өенә кайтып киткән. 

Кызлар тагын юлларын дәвам иткәннәр. Бара торгач канатын имгәткән сыерчык баласын очратканнар. Галия аны сак кына алып агач төбенә илтеп куйган. Шул арада сыерчыкның әнисе очып килгән, Галиягә рәхмәт әйтеп, баласын алып, очып та киткән. 

Бераз баргач бер ыңгырашкан тавыш ишеткәннәр. Якын килеп карасалар, аю баласы суда бата икән. Икәүләшеп аны да коткарганнар. Аю баласы рәхмәт әйтеп үз юлы белән киткән. 

Шул минутта Шүрәленең сүзләре чынга ашкан һәм Гөлчәчәк бик акыллы, уңган кызга әйләнгән. Үз гаебен аңлаган Гөлчәчәк шул вакыттан бирле бар кешегә дә ярдәм кулын суза башлаган. Ике дус хәзер дә бик тату яшиләр ди.

Айгөл Юнысова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев