Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ике акыллы песи (әкият)

Борын-борын заманда, куе урман янында, ямьле авылда, яшәгән, ди әби белән бабай. Аларның булган, ди ике песие.

Борын-борын заманда, куе урман янында, ямьле авылда, яшәгән, ди әби белән бабай. Аларның булган, ди ике песие. Берсе — ак, берсе — кара. Песиләр бик акыллы булганнар, тыңлаганнар, әби-бабай кушкан эшне эшләгәннәр.

Бер көнне бабай белән әби боларга эш кушкан. «Песиләрем минем, урманнан утын төяп алып кайтыгыз. Утыныбыз бетә», дигән бабай. «Бәләкәйләрем минем, эшегез бетсә, җиләк-җимеш ашасагыз да була, тик кичкә хәтле тормагыз», дигән әби.

Песиләр бик тә акыллы булганнар, әби-бабай сүзен тыңлап урманга юл тотканнар. Урманга барып җиткәннәр. Эшләргә керешкәннәр Утын җыйганнар. Җиләк-җимеш ашаганнаннар, хәтта жыйганнар. Качышлы, куышлы да уйнаганнар. Көн дә үтеп киткән, караңгы төшә башлаган.

Песиләр кайтырга җыенганнар. Ләкин карасалар, кайсы яктан килгәнне онытканнар. Ике песи, берсе – ак, берсе –кара, агач төбенә утырып елый башлаганнар. «Әби белән бабай кырыена ничек кайтырбыз инде» - дип елыйлар икән.

Якыннан гына керпе үтеп бара икән. Ул елаган тавыш ишетеп, «Нинди тавыш, кемнәр елый, нәрсә булган?» — дип керпе шул тавышка барган. Караса, ике песи елап утыра. Керпе аларга карап, «Ни булды? Нигә елыйсыз?», - дип сораган.

Ак песи әйтә икән "Керпе, без утын җыерга килдек, утын әзерләдек, җимеш ашадык, уйнадык».
Кара песи: "Уйнадык та, кайсы яктан килгәнебезне оныттык» ди икән.

Керпе песиләрнең сөйләгәнен тыңлап торган да «Еламагыз песикәйләрем», дип тынычландырган. «Мин урманны беләм, урманда яшимен. Авылның кайсы якта икәнен беләм, әйдәгез минем белән», дигән ул.

Песиләр керпегә ияреп киткәннәр. Бара торгач, авылга килеп чыкканнар. Песиләр бик шатланганнар.

Әби белән бабай кайгырып капка төбендә утыра икән. Алар песиләрне күреп шатланганнар. Керпегә рәхмәт әйткәннәр. Аңа күп итеп җиләк-җимеш, алмалар, гөмбәләр биргәннәр. Керпене озатып, саубулашканнар.

Алсу Хурамшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев