Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Эт - мәчене, мәче тычканны нигә яратмый?

Эт, мәче, тычкан мөнәсәбәтләре турында яшь дустыбыз Әмир Шәрәфетдиновдан кызыклы әкият. Замана шаукымы бу геройларга да тәэсир итми калмаган шул...

Борын-борын заманда авыл читендәге бер өйдә Акбай, Мырауҗан, тычкан -Чыкыл  яшәгәннәр. Алар бик тату-дус булганнар. Бөтен нәрсәне бергә эшләп көн күргәннәр. Язын өй артындагы бакчага  бәрәңге, төрле яшелчә, җиләк- җимеш утыртканнар, җәен урманда җиләк җыйганнар, утын әзерләгәннәр, көзен тапкан малларының бер өлешен ярминкәгә алып барып сатканнар.

Дусларның һәрберсе хыял- теләк белән яшәгән: эт, хуҗалыкта эшләргә җиңел булсын өчен, ат сатып алырга хыялланган,Тычкан үзенең бик кечкенә көчсез икәнен белгән, шуңа күрә гел ярдәм иткән үз дусларына исәнлек теләгән. Ә менә Мырауҗан, дусларыннан аерылып чыгып, җылы, йомшак кәнәфидә җәелеп ятып, берни эшләмичә генә, киләчәктә яшәргә уйлаган. Үзе генә торса, моңа кадәр тапкан акчасы озакка җитәчәк дип  фикерләгән ул.

Көннәрдән бер көнне бу дусларның берсе - Тычкан авырып киткән. Эт белән Мәче иптәшләре өчен бик борчылганнар. Акбай Тычканны шәһәргә хастаханәгә  илтә киткән. Һәр көнне аның янына  барып йөргән, дусларның бергә тапкан акчаларына кирәкле даруларны сатып алган.

Инде аерым чыгып китәргә җыенган Мырауҗан белән Акбай арасында кара тавыш чыккан. Мырауҗан калган бар акчаны да үзенә бирүне таләп иткән. Күп кенә акчаның Чыкылны терелтүгә киткәнен белгәч, Мәче этне дә,Тычканны да күралмас булган. Калган акчаны алып, бөтен әйберләрен җыеп, Мәче дусларыннан аерылып чыгып киткән. Ә Акбай Тычкан дустын хастаханәдән алып чыккан. Алар хәзер дә бер-берсенә терәк булып яшәүләрен дәвам итәләр, ди, ә менә Мырауҗан һаман да яхшы, җиңел тормыш эзләп ил гизеп йөри, ди.

Чаллы, 41нче урта мәктәп укучысы Әмир Шәрәфетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әкият, балалар иҗаты